Җәмгыять һәм кеше

Берләштерүче үзәк булсын

Агымдагы елның апреленнән яшьләр идарәсе бинасында милли-мәдәни үзәк эшчәнлеген башлады. Әлеге үзәкне оештыруның максаты - районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли-мәдәни үсешенә булышлык итү, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүне ныгыту. Үзәк белән Роза Гатауллина җитәкчелек итә. Районда 27 милләт вәкиле яши, аларның һәрберсе милли-мәдәни мирасны барлау, яңарту, саклауга зарур....

Агымдагы елның апреленнән яшьләр идарәсе бинасында милли-мәдәни үзәк эшчәнлеген башлады. Әлеге үзәкне оештыруның максаты - районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли-мәдәни үсешенә булышлык итү, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүне ныгыту. Үзәк белән Роза Гатауллина җитәкчелек итә.

Районда 27 милләт вәкиле яши, аларның һәрберсе милли-мәдәни мирасны барлау, яңарту, саклауга зарур. Үзәкнең кыйбласы да шул. Гомумән, әлеге җәһәттән мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт идарәләре белән иңгә-иң торып эшләү кирәк.

-Иң беренче эш итеп район-шәһәр мәктәпләре, музейлары арасында "Минем кече Ватаным", "Культура, этнос" дип исемләнгән бәйге оештырдым, - ди Роза Әсгатовна.

Мәктәпләрдә барлыгы 12 музей эшчәнлек алып бара. Чыбыклы мәктәбе музее җитәкчеләре (элекке һәм хәзерге) мәктәп тарихы турында китап чыгарды, бу эш дәвам итә. Коррекция мәктәбе музей тарихы турында китап бастырды. Әлеге бәйгене оештыргач, 7нче мәктәптә шәһәр тарихы буенча музей оешты. Бәйгедә катнашкан музей җитәкчеләре төрле номинацияләрдә Мактау грамоталарына ия булды.

-Әлеге музей җитәкчеләре катнашында конференция дә үткәрелде, - ди үзәк җитәкчесе. - Анда грант белән эшләү мәсьәләсе күтәрелде.

Шунысы игътибарга лаек, үзәк тарафыннан күп мәктәпләрдә күп милләтлелеккә дан җырлана. "Күпмилләтле мәктәп" дип исемләнгән стенд барлыкка килде. Үзәк тарафыннан оештырылган "Иң яхшы 25 әти" акциясе аеруча игътибарга лаек. Әлеге акция район белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре тормышында актив катнашучы, үрнәк балалар, аларны милли рухта тәрбияләүче, гаилә тоткасы булган ир-атларыбызны хөрмәтләүдән гыйбарәт. Бу бала тәрбияләүдә ата ролен күтәрүгә нигезләнә. Алар арасында төрле милләт вәкилләре, төрле һөнәр ияләре бар.

Роза Әсгатовна сәламәт бала тәрбияләүдә, сәламәт гаилә булдыруда, баласын милли рухта тәрбияләүдә хатын-кызның роле зур булуын исәпкә алып, хатын-кызлар клублары оештыра. Алар ял көне клубларында эшли. Мәктәпләрдә кызлар өчен дә шундый клублар бар. Мондый клублар Аксар, Бигеш, Кадер мәктәпләрендә дә булдырылган инде. Кызлар, әти-әниләр форумы үткәрергә исәп, ди үзәк җитәкчесе.

Ветеран укытучыларның үз мәктәпләре укучылары белән даими очрашып, белем-тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерү буенча да эш алып барыла. "Зирәкләр дәресе" - бүгенге көн вәзгыяте. Нинди генә чара оештырылса да, аларда төрле милләт халкына, аларның мәдәниятенә, толерантлыкка дан җырлана.

Үзәккә үзләрен борчыган сораулар белән дә килүчеләр бар икән инде. Алар - хәләл кибет булдыру, хастаханәгә авыруны чакыру буенча килгән кәгазьләрнең ике дәүләт телендә дә булуы һ.б.лар. Халык гозерен тиешле хезмәтләргә җиткерү буенча да эш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Берләштерүче үзәк булсын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше