Җәмгыять һәм кеше

Беткә үч итеп, тунны мичкә якмыйлар

Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр шул минут өчен генә яңалык булып...

Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр шул минут өчен генә яңалык булып тора. Ә басма матбугаттагы мәгълүматны вакыт үткәч алып укыганда да тирәнтен аңларга яки кат-кат укып уйланырга мөмкин. Мәгълүм булганча,
1 апрельдән барлык басма матбугатны таратуга почта бәяләре артты. Бу язылучыларга ничек тәэсир итте? Әлеге темага әңгәмәбез почтамт башлыгы Наталья Салмина белән.

-Наталья Владимировна, почта бүлекләрендә басма матбугатка язылу эше ничек бара? Райондашларыбыз яраткан газета-журналларына тугры калдымы?

-Кешеләр бәяләр артудан куркып калды, димәс идем. Гадәттә газета-журналларга язылу кампаниясенең соңгы ике аенда күпләп язылу башлана. Ә быелның икенче яртысы өчен без бүгенге көнгә беренче ярты еллыктагының 35 процентын яздырдык. Газета-журналлар таратуга бәяләр 2008 елдан бирле үзгәрмәде. Ә агымдагы елның икенче яртысы өчен дәүләт басма матбугат таратуга дотация бүлүне туктатты. Нәтиҗәдә 1 апрельдән басмаларга 15-40 процентка кадәр бәяне арттырырга туры килде. Кайбер матбугат чараларында ул әллә ни сизелми - 30-40 сум чамасы гына, ә кайберләренә бәянең шактый күтәрелүенә китерде. Әмма укырга яраткан кеше бу үзгәрешләргә игътибар итеп тормый. Безнең почта бүлегендәге статистик мәгълүматлар да шул хакта сөйли. 84 хат ташучыбыз, газета-журналларны даими алдыручыларның берсен дә югалтмас өчен, һәр йорт, һәр фатирга кереп, аңлату эше алып бара, индивидуаль эшли. Нәтиҗәсе дә юк түгел: Иске Зәй, Чыбыклы, Бигеш, Баграж, Кадер, Түбән Биш авыл җирлекләрендә эшләүче хат ташучыларыбыз бу ярты еллыктагы язылуның 50 процентын җыя алды. Бәяләр артканнан соң да язылуның тукталганы юк.

- Халык нинди газета-журналларга өстенлек бирә?

- Районда күпчелекне район басмалары - "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталары тәшкил итә. Шулай ук "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан", "Аргументы и факты", "Вечерняя Казань", «Комсомольская правда», "Российская газета"ларга язылучылар шактый. Мәсәлән, "Зәй офыклары"н даими укучыларның яртысы икенче яртыеллык өчен язылып өлгерде инде. Ә укучылар категориясенә килгәндә, ул бераз борчу тудыра. Чөнки газета-журналларны нигездә өлкәннәр, урта яшьтәгеләр үз итә. Яшьләр укырга бик яратмый. Газета-журнал уку - ул сөйләм телен баету да, югыйсә. Интернет мәгълүматлары белән чагыштырсаң, басма матбугатта позитив мәгълүмат күбрәк, ничектер газеталар матурлыкны күрсәтеп, тәрбияләү чарасы да булып тора. Бәя-ләрне чагыштырсаң, ярты елга басма матбугатка 500 сумга кадәр түләргә кирәк, ә интернет өчен ай саен кимендә шушы сумманы чыгарып саласың.

- Басма матбугатка яздыру өчен кызыксындыру чаралары кулланыламы?

- Әлбәттә, без төрле бәйгеләр, ташламалы бәяләр тәкъдим итәбез. Өйләренә үк почтаны китереп бирү мөһим булмаган кешеләргә, газета-журналларны очсызрак бәядән яздырып, якындагы почта киоскыннан, үзәк почтадагы абонент тартмасыннан килеп алу мөмкинлеге бар. Ә язылу өчен вакыт әрәм итеп йөрмим дигән очракта, хат ташучыны өйгә чакыртырга, яисә интернет аша "Почта России" сайтына кереп язылырга мөмкин. Матбугатка язылу кампаниясе барышында без редакцияләр белән элемтәгә кереп, язылу бәяләрен бераз киметеп, ункөнлек игълан итәбез, төрле бәйгеләр, «Әбунәче көне» оештырабыз, даими укучыларыбызга истәлекле бүләкләр бирәбез, лотерея уеннары уйнатабыз. Бу чаралар әле алда. Кыскасы, газета-журналларга тугры калучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Беткә үч итеп, тунны мичкә якмыйлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше