Җәмгыять һәм кеше

Без – тәртипле җәяүле

Телибезме-юкмы, без көн саен барыбыз да бик мөһим рольне - җәяүле ролен башкарабыз. Юлда үзебезне дөрес тотудан сәламәтлегебез, тормышыбыз бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүлеләр, машина йөртүчеләр, транпорт - барысы да зур зыян күрә, күп вакыт бер гаепсезгә кеше гомерләре өзелә, балалар үлә яки ятим кала. Район юлларында булган соңгы вакыттагы аяныч...

Телибезме-юкмы, без көн саен барыбыз да бик мөһим рольне - җәяүле ролен башкарабыз. Юлда үзебезне дөрес тотудан сәламәтлегебез, тормышыбыз бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүлеләр, машина йөртүчеләр, транпорт - барысы да зур зыян күрә, күп вакыт бер гаепсезгә кеше гомерләре өзелә, балалар үлә яки ятим кала. Район юлларында булган соңгы вакыттагы аяныч хәлләр без - педагогларны бу проблемага игътибарны көчәйтергә этәрде.

Кыш көннәрендә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш бик якты булганда яки кар яуганда тик торучы әйберне хәрәкәт итүче дип күрергә мөмкин һәм киресенчә. Шуның өчен юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауны балалар бакчасыннан ук көчәйтү мөһим. Без «Алтынчәч» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау буенча төрле эш алымнары кулланабыз. Күптән түгел һәр төркемдә әти-әниләр җыелышлары, махсус консультацияләр үткәрелде. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә багышланган "Без - тәртипле җәяүле" рәсемнәр конкурсы, әңгәмәләр оештырдык. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре шөгыльләрдә катнашып, балалар һәм олыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер мәртәбә искәртте.

Миләүшә Фәрдиева,

тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Без – тәртипле җәяүле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше