Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үтү моңсу чара булса да, ил иминлеген саклауга зәйлеләрнең дә лаеклы өлеш кертүен тою горурлык тудыра. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләре сафында 200дән артык зәйле хәрби хезмәт үтә. Быелгы чакырылышта тагын 120гә якын егет китәчәк. Зәйдә традицион төстә елга ике мәртәбә уздырылучы Ватан сагына китүчеләрне...
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үтү моңсу чара булса да, ил иминлеген саклауга зәйлеләрнең дә лаеклы өлеш кертүен тою горурлык тудыра. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләре сафында 200дән артык зәйле хәрби хезмәт үтә. Быелгы чакырылышта тагын 120гә якын егет китәчәк.
Зәйдә традицион төстә елга ике мәртәбә уздырылучы Ватан сагына китүчеләрне озату кичәсендә нәкъ менә көзен армиягә алыначак егетләребез төп игътибар үзәгендә булды. "Энергетик" Мәдәният сараенда узган кичәгә армия яше җиткәннәр, аларның әти-әниләре, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылды. Мәдәният сарае фойесында аларны "Форпост" оешмасының сугыш булган урыннарда казу эшләрендә катнашкан егетләре шушы ачы еллар хатирәсен саклаган экспонатлар белән каршы алды.
- Егетләребезнең уй-фикерләре патриотик хис-тойгылар белән сугарылуын күрү - куанычлы күренеш. Бу югары сыйныф укучыларының сугыш эзләре буйлап казу эшләрендә катнашырга теләк белдерүләрендә дә, хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе буларак, армиягә бару яшенә җиткән егетләрнең үзләре белән күзгә-күз карап сөйләшүләрдә дә чагыла. Солдат булуны намус эше, горурлык дип кабул иткән ир-егет - илнең ышанычлы тоткасы. Кайда гына хезмәт итсәгез дә, зәйлеләр исеменә тап төшермәгез, - диде башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп.
Кичәдә бүген армиянең зур үзгәртеп корулар кичерүе турында да сүз булды. Бу хәрби частьларда заманча уңай шартлар тудырылуга да, туклану, хәрби белем дәрәҗәсенең өстенлекләренә дә кагылды. Әмма хәрби комиссариатның хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Александр Зыков әйтүенчә, уңайлыклар тудырылу ул егетләрне ял итәргә җыю дигән сүз түгел, монда элеккечә үк каты дисциплина, устав таләпләрен үтәү, хәрби һөнәрләргә өйрәнү катгый куела, армия чын ир-егетләр мәктәбе булган һәм шулай булып калачак. Әлегә кадәр Зәйдән киткән егетләр турында бер генә хәрби частьтан да начар кайтаваз килеп ирешкәне юк. Киресенчә, хәрби әзерлек буенча безнекеләр иң яхшы яктан билгеләнә. Бу турыда комиссариатка, ата-аналарга килеп торучы Рәхмәт хатлары сөйли. Мәсәлән, Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби уку үзәгендә зәйлеләр һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куела. Яз көне бирегә районнан 29 егет киткән булса, тагын 20се әзерләнә. Бер егетебезнең дәрәҗәле саналган Мәскәүдәге Преображенский полкында хезмәт итүе - Зәйдәге патриотик тәрбиянең чагылышы. Чөнки бирегә нык сайлап алалар. Ә 10 студент югары хәрби уку йортларында, Суворов училищесында белем ала.
Бөек Ватан сугышы ветераны, 38 ел гомерен хәрби тормышка багышлаган Александр Мурзин да бүгенге яшьләрнең алар буынына лаеклы алмаш булуын ассызыклады. Ватан саклау җиңел эш түгел, ә ир-егетнең беләк көче дә, ихтыяр көче дә нәкъ менә авырлыкларны җиңүдә сынала, диде ул. Солдат аналары исеменнән Любовь Новокупова, контракт буенча хезмәт үтүче Валентин Бондарчук, көзге чакырылышта армиягә китәргә җыенучы Валентин Ковалев та хәрби хезмәт турында фикерләре белән уртаклашты. Кичә "Энергетик" Мәдәният сарае иҗат төркемнәре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев