Безне хәзер дә аермыйлар!
Аксар авылы егетләре Илшат белән Илфат Әхтәмҗановлар – игезәкләр. Игезәгең булу – зур бәхет ул.
4 яшьлек вакытта Илшат белән Илфат югалып, аларны бар авыл халкы эзләргә чыга. Бер тәүлек узганнан соң гына малайлар исән килеш табыла. Хәзер алар икесе дә югары белем алып, Зәй ГРЭСында эшли.
-Бу вакыйгага шактый сулар акса да һич онытылмый, - дип сүз башлады Илшат. - Аны мәктәптә укыганда да мөгаллимнәр дә еш искә алалар иде. Мөгаен, башкаларга сабак булсын дип мисал китергәннәрдер. Әтием Рәиснең колхозда эшләгән чагы. Ул вакытта “КамАЗ”да йөри. Безнең дә аның эшен, кайда хезмәт куйганын күптән күрәсе килә иде. Әти безне игезәк сыңарым Илфат белән көзнең бер матур көнендә күрше Иске Тәкмәк авылына алып китте. Ләкин юлда үч иткәндәй, “КамАЗ”ның соляркасы бетте. Әти шулвакытта икебезне кулына күтәрде һәм ягулык өчен канистра алып җәяүләп юл тотты. Безне берничә минутка сарык көтүче кеше янында бер будка янында калдырды. Үзе ягулык эзләп китте. Беренче карашка ук теге кеше куркыныч булып күренгән иде. Берничә минут үтүгә хәтта безгә ул шешә күтәрә башлады. 4 яше дә тулмаган малайлар аңардан куркып йөгердек. Шуннан Тәкмәк елгасы янына килгәнбез. Күп йөри торгач аяклар шешенеп беткән иде. Сандалиларны салып, суда яткан бүрәнә аша чыктык. Төн җитте. Бер бакча артында әз генә печән чабылган урында ятып йокладык. Анда бертуктаусыз поездлар йөргәне хәтердә калган. Шул тавыштан куркып Илфат белән бер-беребезне кочаклаганбыз. Безне икенче көнгә Иске Тәкмәк авылының урыс милләтеннән булган кеше табып алды. Өенә алып кайтып ашатты, җылы оекбашлар кигерде. Әти-әнигә безнең турында хәбәр иттеләр. Аллага шөкер, барысы да әйбәт кенә төгәлләнде. Күп кеше безне хәзер дә кукуруз басуында югалган дип сөйли. Чөнки Аксар һәм күрше тирә-авыл халкы безне шуннан эзләгән. Игезәгем Илфат белән бик дус үстек. Мәктәп елларында да бер-беребезгә булыша идек. Иң беренче чиратта Аксар мәктәбе укытучыларына төпле белем биргән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Без авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Илфат белән Зәй политехник көллиятенә укырга кердек, анда 3 ел белем алдык. Техник-электрик белгечлеген үзләштердек. Шуннан ашыгыч төстә имтиханнар тапшырып, армия хезмәтенә китеп бардык. Түбән Новгород өлкәсе Саров шәһәрендә 1 ел булырга туры килде. Анда да игезәкләр булып туганыбызга сөенеп бетә алмадым. Бер-беребезгә зур терәк булдык, сагыну хисен дә бергәләп җиңдек. Уңышлы гына хезмәт итеп кайтканнан соң районның эш белән тәэмин итү үзәгендә чиратка бастык. Безгә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә тәкъдим иттеләр. Курсларны 4 ай эчендә уңышлы гына төгәлләдек. Бу шөгыль дә тормышта бик ярдәм итеп куя. Соңрак читтән торып укырга керү бәхете елмайды. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладык. Хәзер икебез дә күп еллар Зәй ГРЭСында эшлибез.
-Илшат, сез үзегез дә гаиләдә игезәкләр һәм үзеңнең дә Ходай кушып игезәк улларың туды. Син моның белән горурланасыңмы?
-Башта кыскача хатыным Әнисә белән танышу тарихын сөйләп китәсем килә. Апам Альбинаны Зәйдән Казанга укырга җибәрделәр. Мамадыш кызлары белән танышып кайткан. Миңа Әнисә дигән кызның телефонын бирде. Телефоннан аралаша башладык, аннары матур гына йөреп киттек. Өч айдан аңа тәкъдим ясадым. Аны мине хөрмәт итүе, җитди булуы үзенә тартты. Үзебез игезәкләр булгач, Ходай берьюлы ике малай бирер дип уйламаган идем. Мең шөкер, Данир һәм Самир исемле улларыбыз бар. Аларны үстерү бик зур җаваплылык сорый. Әнием Гамилә сабыйлар туган чорда икеләтә ярдәм итте. Чөнки аның тәҗрибәсе күпкә зур. Хәзер Зәйдә яшибез. Әмма балалар белән бәйле бер генә сорау булса да әнигә шалтыратабыз. Ул тиз һәм җайлы итеп аңлата. Аксарга кайтканны зарыгып көтеп торалар. Хатыным Әнисәнең туган ягына да юлны онытмыйбыз.
-Игезәк сыңарың Илфат турында да сөйлә әле...
-Безне әле хәзер дә аермаучылар, Илфатка Илшат, диючеләр бар. Игезәк сыңарым миннән аермалы буларак сулагай. Спортны бик ярата. Баскетбол, йөгерү буенча гел ярышларда катнаша. Балык тотарга бик мөкиббән. Әле үзенең гаиләсе юк. Аның өчен борчылмыйбыз. Сәгате җитмәгәндер дибез. Насыйп яры очраса өйләнергә соң түгел. Иң мөһиме, аның да, минем дә начар гадәтләребез юк. Беркайчан да ялгыш юлдан тайпылмадык.
Руслан Хөснетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев