Җәмгыять һәм кеше

Бүген иң күп яздыручы Лилия

Мәгълүм булганча, республика күләмендә почтальоннар арасында газета-журналларга иң күп яздыручыны билгеләү максатында бәйге игълан ителде. Җиңүчеләр акчалата премиягә лаек булачак. Безнең районда бүгенге көндә бу юнәлештә иң яхшы эшләүче дип шәһәр почта хезмәткәрләре арасында Лилия Арсланова билгеләнә. Ул 250 данәдән артык газета-журналга яздырган. Аннан беразга гына Зөлфия Демьянова калыша. Иске...

Мәгълүм булганча, республика күләмендә почтальоннар арасында газета-журналларга иң күп яздыручыны билгеләү максатында бәйге игълан ителде. Җиңүчеләр акчалата премиягә лаек булачак. Безнең районда бүгенге көндә бу юнәлештә иң яхшы эшләүче дип шәһәр почта хезмәткәрләре арасында Лилия Арсланова билгеләнә. Ул 250 данәдән артык газета-журналга яздырган. Аннан беразга гына Зөлфия Демьянова калыша. Иске Зәй бистәсеннән Вера Бутакова исә 200дән артык басма матбугатка яздырган. Авыллар арасында әлегә Түбән Биштән Әлфия Мухамовага тиңнәр юк. Башкаларны да активрак булырга, күләмле премия өчен көрәшергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүген иң күп яздыручы Лилия
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше