Җәмгыять һәм кеше

БҮГЕН - ШӘКЕРТ, ИРТӘГӘ - ИМАМ

Әлеге фотосурәттә - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алучы Зәй егетләре Алмаз Хәлимов белән Радик Имамиев. Беренче курс шәкертләре мәдрәсәдә белем алудан канәгать. Уку планында, дини фәннәр белән беррәттән, гарәп, татар һәм инглиз телләре, психология, педагогика, риторика, информатика укыту каралган. Егетләрнең әлеге уку йортын сайлавына Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Фатыйх...

Әлеге фотосурәттә - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алучы Зәй егетләре Алмаз Хәлимов белән Радик Имамиев. Беренче курс шәкертләре мәдрәсәдә белем алудан канәгать. Уку планында, дини фәннәр белән беррәттән, гарәп, татар һәм инглиз телләре, психология, педагогика, риторика, информатика укыту каралган. Егетләрнең әлеге уку йортын сайлавына Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин сәбәпче булган. Шәһәребезнең татар гимназиясен тәмамлаган егетләр җәен мәчеттә Фатыйх хәзрәт Нуруллиннан дин сабаклары алганнар. Чит илләргә барып белем эстәгәнче, үзебездә дини гыйлем алуны тәкъдим итәр идем, ди ул аларга. Яшь имамның сүзе үтемле була, Алмаз белән Радик, икеләнмичә, мәдрәсәгә укырга китә. Уку, андагы шартлар турында алар бер-берсен тулыландырып сөйли. Яраткан, күңел тарткан спорт төре белән дә шөгыльләнә егетләр. Уку йортын тәмамлагач, Зәйгә имам булып эшкә кайтырга исәпләре.

-Имамнарны яшәртү күптәнге хыял иде, Алмаз белән Радикның "Мөхәммәдия"дә белем алуларына сөенәм, андыйлар күбрәк булсын иде, -ди имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> БҮГЕН - ШӘКЕРТ, ИРТӘГӘ - ИМАМ
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше