Остаханәләргә көнкүреш техникасы яки киемне төзәтергә биргәндә нәрсәне белү мөһим? Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә остаханәләрдә төзәттерелгән әйберләрдән канәгать калмаучылар да мөрәҗәгать итә. Күңелсез хәлләргә юлыкмас, үз хокукларыңны дәгъвалау өчен нинди документлар кирәк булуын аңлату ниятеннән мисал китерәбез. - Бер ательеда костюм тектерергә заказ бирдем һәм эш өчен бәяне өлешчә түләдем....
Остаханәләргә көнкүреш техникасы яки киемне төзәтергә биргәндә нәрсәне белү мөһим? Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә остаханәләрдә төзәттерелгән әйберләрдән канәгать калмаучылар да мөрәҗәгать итә. Күңелсез хәлләргә юлыкмас, үз хокукларыңны дәгъвалау өчен нинди документлар кирәк булуын аңлату ниятеннән мисал китерәбез.
- Бер ательеда костюм тектерергә заказ бирдем һәм эш өчен бәяне өлешчә түләдем. Ләкин, шул ук көнне кире уйлап, заказны эшләмәүләрен һәм акчаны кире кайтаруларын сорадым. Әмма миңа заказ өчен тукыма киселгән инде дип, акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Ательеның болай эшләргә хакы бармы?
- Кулланучы, заказы үтәлгәнче, һәр моментта килешүдән баш тартырга мөмкин. Әмма хезмәт күрсәтүчегә эшне башкарган өлеше кадәр сумманы түләү шарт. Моңа шулай ук хезмәт күрсәтүченең үзенә килгән зыянны кулланучыдан күтәртүе дә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев