Җәмгыять һәм кеше

Бозда саклыкны - рәсемнәр аша

Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, дүртенче ел инде Зәй мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Тема - җитди, әлеге бәйгедә катнашучылар саны да елдан-ел арта. Конкурста район-шәһәрнең 23 мәктәбе укучылары катнашты. Гомумән, инспектор Валентин Атласов бәйгегә һәр мәктәптә укучыларны...

Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, дүртенче ел инде Зәй мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Тема - җитди, әлеге бәйгедә катнашучылар саны да елдан-ел арта. Конкурста район-шәһәрнең 23 мәктәбе укучылары катнашты. Гомумән, инспектор Валентин Атласов бәйгегә һәр мәктәптә укучыларны җәлеп итәргә тырыша. Моның белән ул бозда, сулыкларда, су объектларында саклык чаралары күрү һәм үзеңне тоту кагыйдәләренә төшендерүгә ирешә.

-Әлеге бәйге укучылар тарафыннан киң кызыксыну уятты, ел да алар аны көтеп ала, рәсемнәрендә бозда саклыкны үзләре кабул иткәнчә тасвирлый, - ди инспектор Валентин Атласов.

Кыскасы, һәр рәсемдә үзгә мәгънә, бозда саклану кирәклеге ята, малай-кызлар үзләре өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылык хисе, тормышка аңлы караш сурәтли. Бәйгегә һәр мәктәптән 5әр эш килде.

-Жюри эшләрне караганда баланың бозда никадәр саклык чарасы күрүенә, эшнең иҗади, кабатланмас булуына да игътибар итте, - ди инспектор.

Жюри тарафыннан шундый биш эш сайлап алынды. Алар - 3нче мәктәптән Виктор Минкин белән Юрий Никитин, сәнгать мәктәбеннән Анастасия Костылева белән Ләйсән Фәсхетдинова, Югары Шепкәдән Алинә Рамазанова эшләре. Виктор Минкин эше аеруча игътибарга лаек, ул РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуның -25, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 еллыгы уңаеннан эчтәлекле рәсем ясаган. Юрий Никитин исә үзенең ничек итеп бозда сак булуын, сәнгать мәктәбе кызлары исә сулыкларда нәрсә эшләргә ярамагын, Алинә Рамазанова исә дусларын юка бозга чыгудан ничек итеп саклавын сурәтләгән.

-Безгә дәресләрдә бозда, сулыкларда сак булу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында еш сөйлиләр,мин бу темага битараф түгел, - ди Алинә Рамазанова.

Җиңүчеләргә кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе белән мәгариф идарәсе Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Сез бүләкләнүчеләрне рәсемдә күрәсез.

Бәйгенең район турында җиңү яулаган рәсемнәр республика турына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бозда саклыкны - рәсемнәр аша
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше