Мәҗбүри пенсия иминияте взнослары буенча бурычларны җыеп алу проблемага әйләнә бара. Югыйсә, взносларны вакытында күчереп баруның зур социаль әһәмияткә ия булуын һәркем аңларга тиеш. Аны үзвакытында күчерү пенсия түләүләре, аның күләмен арттыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Кызганычка каршы, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыль-ләнүчеләрнең күпчелеге түләү дисциплинасын боза. Мәсәлән, быелның 1 июненә шәһәр-район...
Мәҗбүри пенсия иминияте взнослары буенча бурычларны җыеп алу проблемага әйләнә бара. Югыйсә, взносларны вакытында күчереп баруның зур социаль әһәмияткә ия булуын һәркем аңларга тиеш. Аны үзвакытында күчерү пенсия түләүләре, аның күләмен арттыру белән турыдан-туры бәйләнгән.
Кызганычка каршы, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыль-ләнүчеләрнең күпчелеге түләү дисциплинасын боза. Мәсәлән, быелның 1 июненә шәһәр-район буенча пенсия фондына булган бурычлар 23 миллион сум белән исәпләнде. Бу - бик зур сумма. Аны азмы-күпме киметү, эшмәкәрләрнең бу хакта исләренә төшерү максатыннан, суд приставлары хезмәте вәкилләре белән бергәләп, бурычлыларның эш, яшәү урыннарына рейдлар оештырылды. Бурычлыларның даими эш урыны булып нигездә базар, "Никлипс" сәүдә йорты тора. Эш урыны буенча рейд вакытында 10 эшмәкәрдән 104 мең сум взнос эзләп алынды. Ә өйләргә йөреп, 47 эшмәкәрдән 552 мең сум бурыч түләтелде. Аеруча зур бурычлы эшмәкәрләргә (18 зат) чит илләргә чыгуны чикләү турында карарлар җибәрелде. Карарны алганнан соң ике эшмәкәр 75 мең сум бурычын күчерде.
Бурычлар мәсьәләсендә, пенсия фонды эшнең төрле юлларын кулланырга тырыша. Хезмәт хакыннан, пенсиядән тотып калу турында карар нигезендә эшләү дә үз нәтиҗәсен бирә. Мәсәлән, 130 затның эш хакыннан тотып калынган сумма 4813 мең, ә 27 пенсионерның пенсиясеннән тотып калынганы 974 мең сум белән исәпләнә.
Бер айда барлык ысулларны кулланып эшләү нәтиҗәсендә 1 миллион сум бурыч җыеп алынды. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Шуңа күрә йортыгызга суд приставы китергәнче, взносыңны вакытында түләү күпкә отышлы.
Зәния Йосыпова, пенсия фонды идарәсе башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев