Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш бара. Әлеге уңайдан кабул ителгән комплекслы программа үтәлеше даими рәвештә 70 еллыкка әзерлек һәм аны үткәрү буенча төзелгән оештыру комитеты утырышларында тикшерелә. Узган атнада шундый утырышның чираттагысы булды. Ул район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте. Утырышларның алдагыларында...
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш бара. Әлеге уңайдан кабул ителгән комплекслы программа үтәлеше даими рәвештә 70 еллыкка әзерлек һәм аны үткәрү буенча төзелгән оештыру комитеты утырышларында тикшерелә. Узган атнада шундый утырышның чираттагысы булды. Ул район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте.
Утырышларның алдагыларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны яңарту мәсьәләләре тикшерелгән иде. Истәлек композицияләрен ремонтлау, аерым алганда, Җиңү бульварын яңарту өчен - 2 миллион 600 мең сум, Иске Зәйдә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүгә район бюджетыннан 680 мең сум акча бүленгән. ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Зәй шикәре" АҖ һәм "Техно заводы" ҖЧШ ярдәме белән район үзәк дәваханәсендә ветераннар өчен палаталар ремонтлау һәм аларны җиһазлау тәмамланып килә.
Ветераннарга көнкүреш техникасы һәм махсус телефоннар сатып алу өчен тиешле документлар эшләнгән. Әлеге максатка 1,5 миллион сум акча карала.
Утырышның соңгысы яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланды. Әлеге уңайдан мәдәният ида-рәсе башлыгы Сәрия Батршина Бөек Җиңү юбилее кысаларында район мәдәният учреждениеләрендә алып барылучы эшчәнлекле анализлады, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова - яшьләр арасында патриотик эшчәнлекнең куелышы, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева белем бирү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формалары һәм методларын эзләү турында чыгыш ясады. Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Роза Герасимова чыгышында мәктәп музеенда эзләнү эшен активлаштыруның ролен ассызыклады, "Бөркет" хәрби-спорт клубы җитәкчесе Александр Ширяев һәм "Гвардия" хәрби-патриотик эзләнү клубы җитәкчесе Виктор Никифоров әлеге клублар эшчәнлекләрен бәян иттеләр.
-Патриотик тәрбия бирү - күпкырлы, системалы мөһим эшчәнлек. Ул барлык бүлек, идарә, мәгариф, мәдәният һәм иҗтимагый оешмаларның бергәләп эшләвен таләп итә. Әлеге юнәлеш буенча безнең планнар билгеләнгән, бурычлар куелган, иң мөһиме - аларны нәтиҗәле тормышка ашыру, - диде Роберт Халитов, утырышка йомгак ясап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев