Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәт алдынгыларына агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан бирелгән шифаханәләргә («Ижминводы» һәм «Жемчужина») юлламалар тапшырды. Алар - «Зәй» агрофирмасының «Шепкә - Нур» бүлекчәсе сыер савучысы Лилия Хәйруллина, «Зәй шикәре» агрофирмасының...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәт алдынгыларына агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан бирелгән шифаханәләргә («Ижминводы» һәм «Жемчужина») юлламалар тапшырды. Алар - «Зәй» агрофирмасының «Шепкә - Нур» бүлекчәсе сыер савучысы Лилия Хәйруллина, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсе сыер савучысы Галина Афанасьева, «Восток» агрофирмасының «Игенче» һәм «Сармаш» бүлекчәләре механизаторлары Хәлил Уразманов һәм Әбүзәр Садыйков.
Утырыш көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде.
"Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ генераль директоры вазифаларын башкаручы Владимир Афонин ширкәтнең 2013 елдагы эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында чыгыш ясады. Ул предприятиенең узган ел 1344 миллион сумлык продукция җитештерүе һәм озатылуын, әмма аның 2012 елга карата шактыйга азрак булуын билгеләп үтте. Бу Россия базарында көпчәкләргә ихтыяҗ кимүе һәм заводта инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга керешеп, үзгәртеп кору эшләре алып бару белән бәйле. Узган ел барлыгы 653 мең данә көпчәк эшләп чыгарылган, шуның 550 мең данәсе - йөк автомобильләре өчен. 2014 елда 885 мең данә көпчәк эшләп чыгару планлаштырыла. Бу - 2013 ел белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк дигән сүз.
2013 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль районның демографик хәле турында ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина бәян итте.
Узган ел шәһәр-районда 666 бала туган, шуның 344е - кызлар, 322се - малайлар. Ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә уңай динамика күзәтелә (туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк), ә авыл җирлекләрендә әлегә хәл киресенчә.
2013 елда социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге һәм 2014 елга бурычлары турында бүлек башлыгы Эльмира Хуҗина бәян итте. Ул шәһәр-районда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча алып барылган күпкырлы эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен анализлады.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен торак милекчеләре ширкәтләренең халыктан бурычларны җыюы көн кадагындагы мәсьәлә буларак кала бирә. Киңәшмәдә бу турыда янә сөйләшү җитди булды. ТМШ рәисләре әлеге юнәлештә башкарган эшләренә хисап бирде. Фатир хуҗалары белән җылылык, су, электр энергиясе өчен вакытында түләү буенча күпкырлы эшчәнлек алып барылуга карамастан, халыкның әҗәтләре кимеми. Вакытында намуслы түләп баручылар - һаман да шул пенсионерлар. Түләү мөмкинлеге була торып та, берничә йөз мең сум әҗәт җыючылар шактый. Район башлыгы ТМШ рәисләренә әлеге мәсьәләдә йомшаклык күрсәтмәүне таләп итте.
Билгеле булганча, быелдан шәһәрдә чүп-чар җыю һәм аны чыгару тәртибе үзгәрде. Йортлар ишегалларына заманча контейнерлар куелды. Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыю яңача схемага (чүп җыю машинасы билгеле бер сәгатьтә килә, кешеләр чүпне шул вакытта гына чыгарырга тиеш) күчерелде. Әмма бу мәсьәләдә проблемалар күп. Татьяна Воропаева "Горзеленхоз" ҖЧШ җитәкчесе һәм башка җаваплы затларга бу мөһим эшне тиешенчә оештыру бурычын куйды.
Киңәшмә ахырында район башлыгы анда катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев