Җәмгыять һәм кеше

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган төп дүрт мәсьәләне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы катнашучыларны яңа гына эшкә билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды. Бу көннәрдә "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры итеп Шамил Билал улы Минһаҗев билгеләнде. Ул 1978 елда туган, югары белемле. Соңгы эш...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган төп дүрт мәсьәләне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы катнашучыларны яңа гына эшкә билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды.

Бу көннәрдә "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры итеп Шамил Билал улы Минһаҗев билгеләнде. Ул 1978 елда туган, югары белемле. Соңгы эш урыны - "Расат" сәүдә-сәнәгать компаниясе" ҖЧШ директоры (2002 елдан). Өйләнгән, бер кызы бар.

Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы итеп Владимир Сергеевич Дуболазов билгеләнде. 1978 елда туган, югары белемле, өйләнгән, ике баласы бар. 2009 елдан "Җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ баш инженеры булып эшләгән.

Киңәшмә соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл торышы белән таныштырудан башланды. Бу турыда эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бәян итте. Ул оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, шулай да соңгы вакытта үз хуҗалыгы белән торучыларның каралты-кураларыннан кош-корт (каз-үрдәк, тавык) урлау очраклары ешаюын билгеләп үтте. Юлларда хәл шулай ук киеренке булып кала. Әлеге чорда юл-транспорт фаҗигаләрендә 6 кеше зыян күргән.

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов 2-15 декабрьдә шәһәр-районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар хакында сөйләде. Хәзер барлык эш Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздырганда янгыннар чыкмауны кисәтүгә юнәлдерелә.

Район башлыгы мәктәпләрдә 23 декабрьдән чыршылар бизәү башлануын, бу уңайдан янгын сүндерүчеләргә барлык саклык чаралары үтәлүен тикшерү бурычын куйды.

"Управдом" ҖЧШнең агымдагы елда шәһәр урамнарында яктылык тәэмин итү буенча башкарылган эшчәнлеге һәм 2014 елга бурычлары турында ширкәт директоры Фаяз Маликов чыгыш ясады. Оешма карамагында 119,5 километр озынлыктагы урамнарны, ишегалларын яктырту линияләре бар, алар тарафыннан 2611 яктырткыч, 68 хисаплау узеллары карап торыла.

Район башлыгы яктырткычларның кайвакыт көндез дә янып торуын, ягъни билгеле бер вакытта кабызылып, билгеле бер вакытта сүнүенә һаман ирешә алмауны искәртте. Бу исә бюджеттан шактый чыгымнар сарыф итү дигән сүз. Ресурсларны экономияләү көн кадагында торганда, әлбәттә, моны җайга салырга кирәк.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев быелның 11 аенда җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларына аренда түләве сыйфатында салым булмаган керемнәрне җыю йөкләмәләренең үтәлешен анализлады.

Киңәшмә ахырында контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде. Районда диспансеризация үткәрү барышы, төзелеше югары дәрәҗәдә булган йортларны документлаштыру, киләсе елдан балалар бакчаларына түләүгә компенсация алуга документлар тапшыру торышы турындагы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше