Районда 2011-2013 елларга кабул ителгән сәламәтлек саклау үсеше муниципаль программасы эшләде. Аның максаты район халкы сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга сәламәтлек саклау системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрү аша ирешү, медицина хезмәтләрен халыкка якын һәм сыйфатлы итү булды. Программа нигезендә башкарылган эшләр турында без үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров белән сөйләштек. -Владимир...
Районда 2011-2013 елларга кабул ителгән сәламәтлек саклау үсеше муниципаль программасы эшләде. Аның максаты район халкы сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга сәламәтлек саклау системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрү аша ирешү, медицина хезмәтләрен халыкка якын һәм сыйфатлы итү булды. Программа нигезендә башкарылган эшләр турында без үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров белән сөйләштек.
-Владимир Иванович, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң мөһиме - авыруларны иртә стадия-дә ачыклап дәвалау. Бу юнәлештә район үзәк дәваханәсе эшчәнлеге ничек куелды?
-Авыруны иртә стадиядә ачыклау, һичшиксез, кеше-ләрнең төрле яман авырулардан саклый. Пациентларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өйрәтү дә зур роль уйный. Чөнки кеше тиешле саклык чараларын күрмәсә, авыруның кабатлану очрагы да булырга мөмкин. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Әмма аларга үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү, авыруларның үз-үзенә игътибарлы булу дәрәҗәсе соңгы елларда күзгә күренеп үсте. Үзебездә бу төр авырулар ачыклануы беленгәч, тулы диагностика үтү өчен без пациентларны Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә җибәрәбез, биредә алар дәвалау-профилактика курслары алып кайта. 2011 елда йөрәк-кан тамырлары патологиясе белән 165 кеше махсус дәвалау үзәкләренә җибәрелсә, 2012дә алар - 174, 2013тә - 266 кеше. Шикәр чире, бронхиаль астма да кешеләрне аямый. Хәзер без мондый диагноз куелучылар өчен махсус мәктәп оештырып, аларга лекцияләр үткәрәбез, борчыган сорауларга төрле белгечләр җавап бирә. Әлеге мәктәптә бүгенге көндә 3500 пациент шөгыльләнә.
"Сәламәт ата-ана - сәламәт бала" муниципаль программасы уңышлы эшләп килә.10 гомумпрактика табибы, 7 педиатр төрле белгечлекләрне үз эченә алган уку программасы нигезендә белемнәрен күтәрделәр. Онкология кабинеты ачылды, хатын-кыз һәм ир-атларның җенси органнары авыруларын ачыклау өчен онко-маркерлар, хатын-кызларның аналыгында яман шеш авыруларын ачыклау максатына юнәлдерелгән 650 мең сумлык скрининг-диагностика материаллары булдырылды. Авыруны иртә стадиядә ачыклауда матди-техник базаның нык булуы да мөһим роль уйный. Мәгълүм булганча, программа эшләү дәверендә без үзәк дәваханәдә күп кенә төзекләндерү эшләре башкардык, заманча аппаратуралар кайтартылды. Беренчел медицина ярдәме күрсәтүче ФАПлар ел саен бюджеттан тыш чаралар хисабына 1250 мең сумлык төзекләндерелә.
-Кадрлар сәясәте ничек тора?
-Ел саен без яшь белгечләр тарту нияте белән якын-тирә шәһәрләрнең медицина колледжларында булабыз. Урта һөнәри белемле белгечләрне үзебезгә кайтару максатында килешүләр төзелә. Соңгы өч елда гына да шундый 15 килешү ясалды, ягъни студентлар практиканы ук безнең үзәк дәваханәдә үтәләр, ә аннан соң бирегә эшкә кайталар. Казан дәүләт медицина университеты белән исә югары белемле табибларны җәлеп итүгә килешүләр бар. Ә Түбән Кама медицина колледжы урта һәм кече медицина хезмәткәрләре өчен укыту программасы эшләде, уку йорты педагоглары безнең кадрларның белемен күтәрә.
- Мәгълүмати технологияләр нигезендә эш ничек куелган?
- "Электрон регистратура" программасын тормышка ашырабыз. Моның өчен 80 мең сум акча җәлеп ителде. Хәзер кайсы табибка күренергә теләсәң, шуңа алдан язылу мөмкинлеге бар. Агымдагы ел башыннан балалар поликлиникасында да табибларга күренү электрон язылу аша башкарыла. Бу балаларның табибка керергә чират торып борчылуына, психикасына зыян китермәүне күздә тотып эшләнә. Балалар табибына шулай ук электрон интернет челтәре аша, поликлиникадагы электрон аппаратлар ярдәмендә һәм регистратурага килеп электрон чиратка язылырга мөмкин. Ә үзәк дәваханәдәге яңалыклар, төрле шәһәрләрдән табиблар кабул итүләр үткәрүе хакында халыкка җиткерү өчен дәваханәнең үз сайты ачылды.
-Районда сәламәтлек саклау үсеше программасы нәтиҗәләрен бәян ит-сәгез иде...
-Соңгы елларда хезмәт яшендәге кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүе - 14,5, травмалардан - 17,5, башка төрле авырулардан гомере өзелүчеләр 7,4 процентка кимеде. Программа нигезендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү үзәкләренә җибәрелүчеләр саны 32 процентка артты. Алга таба халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үзәк дәваханәдә сугыш ветераннары өчен палаталарны төзекләндерү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев