Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы, "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл җирлек-ләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре командалары арасында узган ярышларга йомгак ясап, җиңүчеләргә дипломнар һәм спорт инвентаре алуга акчалата сертификатлар (I урын -...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, район башлыгы, "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл җирлек-ләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре командалары арасында узган ярышларга йомгак ясап, җиңүчеләргә дипломнар һәм спорт инвентаре алуга акчалата сертификатлар (I урын - Аксар, II урын - Сармашбаш, III урын - Югары Шепкә) тапшырды.
Суд приставлары бүлегенең 2013 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлары турында бүлек башлыгы Игорь Будрин чыгыш ясады. Узган ел суд приставларына 17 меңгә якын башкарма эш тапшырылган булган (630 миллион сумлык). Бүлек тарафыннан Россия бюджетына 32 миллион 434 сум акча кайтарылган. Узган ел приставларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләтү өчен торак милекче-ләре ширкәтләре аша 392 эш кергән. 2679000 сум әҗәт түләтелгән.
Районның баш ветеринария табибы Әгъзам Латфуллин "Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесенең 2013 елдагы эшчәнлеген анализлады. Ул чыгышында ел дәвамында терлекләрнең сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык төр чараларның вакытында һәм тулы күләмдә башкарылуын билгеләп үтте.
Башкарма комитет административ комиссиясенең быел ике айда нинди эшләр башкаруы турында административ комиссия баш белгече Тәлгать Кашапов бәян итте. Ел башыннан комиссия-нең 8 утырышында 107 административ эш тикшерелгән, алар буенча 230700 сумлык штраф салынган.
Авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару, электр энергиясе, су, газдан файдаланган өчен вакытында түләмәү һаман да проблема булып кала. Контрольдә торучы әлеге мәсьәлә буенча соңгы атнада башкарылган эш турында авыл җирлекләре башлыклары хисап тотты.
Киңәшмә ахырында район башлыгы шәһәрдә яшәүчеләрдән район җитәкчелеге исеменә кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлешенә тукталды, җаваплы затларга күрсәтмәләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев