Җәмгыять һәм кеше

Чыбыклының үрнәк гаиләсе

Язгы матур май таңында нәни бер кыз Шыкмай авылында мин тудым, дип дөньяга аваз сала. Авылның уңган терлекчеләре Мөҗип белән Кифая гаиләсендә дүртенче бала була ул. И куана, и сөенә матур нәни кызына әтисе белән әнисе. Мулла бабай Фаилә дип исем куша сабыйга. Чәчкәгә тиң әлеге гүзәл кыз, каеннардай зифа...

Язгы матур май таңында нәни бер кыз Шыкмай авылында мин тудым, дип дөньяга аваз сала. Авылның уңган терлекчеләре Мөҗип белән Кифая гаиләсендә дүртенче бала була ул. И куана, и сөенә матур нәни кызына әтисе белән әнисе. Мулла бабай Фаилә дип исем куша сабыйга. Чәчкәгә тиң әлеге гүзәл кыз, каеннардай зифа булып, ай үсәсен көн үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз Чаллыга юл ала. Аның бар хыялы - укып кеше булу. Теләгенә ирешә кыз. Һөнәр бирүче уку йортында кондитер-пешекче белгечлеге ала. Дипломлы кызны Зәйгә, тәгәрмәчләр ясау заводына пешекче итеп эшкә билгелиләр. Эшләре гел уңга бара Фаиләнең. 11нче тулай торакта яшәгәндә чибәр кыз үзенең булачак тормыш иптәше, Чыбыклы егете Шәйхенурны очрата. Гади генә очрашып йөрүләр мәхәббәткә әйләнә. Шулай итеп, Зәй дигән кала кавыштыра ике яшь йөрәкне.

1992 елда, Шыкмай белән Чыбыклыны туганлаштырып, Фаилә Шәйхенурга тормышка чыга. Матур көз аенда гөрләтеп туй итә алар. Фаилә тормышка чыккач, төп йортта яши. Бу вакытта йортта ике өйләнмәгән яшь егет тә була әле. Озакламый Шәйхенурдан кечерәге - Рамил дә өйләнә. Бер йортта ике килен, каенана, каената һәм егет булып килүче Равил бергәләп яшиләр. Авыл халкының бервакытта да әлеге гаиләдә шылт иткән тавыш та ишеткәне булмады. Фаилә бүген дә каенанасы турында зур хөрмәт хисләре белән сөйли.

Бер-бер артлы гаиләгә бәхет өстәп, сөю җимешләре - ике уллары һәм бер кыз туа. Тормыш иптәше Шәйхенур - авылда механизатор, Фаилә элемтә үзәгендә хат ташучы булып эшли. Алар бүген дә үзләренең һөнәрләренә тугры булып калды, хезмәтләреннән тәм табып яшиләр. Алай гына да түгел, Фаилә - бүген авылның иң хөрмәтле хат ташучысы. Ярты меңгә якын Чыбыклы халкы аны күптән үз кызы итеп кабул итте. Газета-журналларга яздыру вакыты җитте исә, Фаилә һәр йортта булып, аларга яздыруны оештыра. Ул - пенсия яшендәге әби-бабайларның да көтеп алган кадерле кунагы. Айга ике мәртәбә аларга пенсиясен, субсидиясен, һәр көнне газета-журналларын китерә. Нинди һава торышы булуга карамастан, һәр газета чыккан көнендә үз укучысына барып ирешә. Фаилә үзенең хезмәтеннән тәм табып, җан рәхәте алып эшли. Шуңа күрә аз хезмәт хакы да, буранлы кышлары да, карлы-бозлы көзләре дә аны хезмәтеннән туктата алмый.

Олы уллары Илназ армия хезмәтен намус белән үтәп кайтты, кызлары Энҗе, икенче уллары Нияз мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Энҗенең киләчәккә хыялы да зурдан: ул мәктәпне яхшы гына тәмамлап, журналист булырга әзерләнә.

Бүген Чыбыклыда бу гаилә үрнәк гаиләләрдән санала. Алар күптән түгел генә үзләренең көмеш туйларын бәйрәм итте.

Фәннүр Миннекәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чыбыклының үрнәк гаиләсе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше