Хәзерге заман хатын-кызы - кешелек дөньясының гүзәл яртысы булу белән беррәттән, аның социаль яктан иң актив өлешен тәшкил итүче эшлекле зат та. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Роза Вәлиева - әнә шундый хатын-кыз җитәкчеләрнең берсе. Бу көннәрдә ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Җитәкче, ана, күркәм зат белән корган гамьле әңгәмә...
Хәзерге заман хатын-кызы - кешелек дөньясының гүзәл яртысы булу белән беррәттән, аның социаль яктан иң актив өлешен тәшкил итүче эшлекле зат та. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Роза Вәлиева - әнә шундый хатын-кыз җитәкчеләрнең берсе. Бу көннәрдә ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Җитәкче, ана, күркәм зат белән корган гамьле әңгәмә сездә дә кызыксыну уятыр, шәт.
- Роза Михайловна, сүзне әти-әниләрдән башлыйк әле...
- Әти-әнием, Аллага шөкер, исән-саулар. Икесе дә укытучылар династиясеннән. Күп еллар Түбән Биш мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыктылар. Икесе дә хезмәтләрен яратып, күңел биреп башкардылар. Без - балалары Рафаэль, Владислав һәм мине хезмәт сөяргә, гадел булырга, дөрес яшәргә өйрәттеләр. Әнием Рина Гатуповнадан миңа кырыслык, таләпчәнлек кебек сыйфатлар күчкән. Әтием Михаил Петрович, киресенчә, йомшак күңелле кеше. Ул минем табиб булуымны теләгән иде.
- Түбән Биш мәктәбе үзенең үткәне, көчле укытучылары белән данлыклы. Кайсы укытучы күңелегездә якты хатирә калдырды?
- Әйе, көчле мәктәптә, тәҗрибәле укытучылардан белем алуым белән мин бәхетле. Рус теле укытучысы Наилә Вәлиәхмәтованы (мәрхүм инде) тормышымда зур роль уйнаучы дияр идем. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
- Һөнәр сайлауга этәргечне кем бирде?
- Әнием. Китапханәче хезмәте хатын-кыз өчен тыныч эш урыны дия иде. Гаиләбездә һәркем китап укырга яратты, әле хәзер дә әти-әнием китап, күпләп газета-журнал укый. Еш китапханәгә йөрү, китаплар уку миңа китапханәче һөнәрен сайлауда алшарт булгандыр. Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укыдым. Институтта укыган елларны әле дә сагынам. Иң бәхетле чор дияр идем ул елларны.
- Роза Михайловна, хезмәт юлыгызга киңрәк тукталсагыз иде...
- Зәйдә хезмәт юлымны методист буларак башладым. Аннан методика-библиография бүлеге мөдире булдым. Эшләгән чорымда элекке китапханә директоры Рәзинә Мәрданшина минем остазым булды. Аның кулы астында эшемдә шактый тәҗрибә тупладым. Сигез ел инде үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрен җитәклим.
- Директор буларак, бүгенге көндә нинди максат куеп эшлисез?
- Китапханәчеләрнең үз өсләрендә даими эшләве, заманча информацион технологияләрдән файдалануы эштә иң мөһиме дип саныйм. Һәм моңа ирешелә дә. Гомумән, директор булып эшләгәнгә кадәр мин информацион технологияләрне тормышка ашыру юнәлешендә күп эшләдем. Директор булгач, вазифалар күбәйде. Үзәк китапханәнең түбәсе ремонтланды, керү өлеше үзгәртеп корылды. Ел саен кайсы да булса авыл китапханәсе ремонтлана.
- Китапханә чикләрне киңәйтә, белем, мәдәният дөньясында яңа офыклар ача. Эшчәнлектә нинди юнәлешләрне отышлы дияр идегез?
- Шунысын әйтим, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре эшчәнлеге республикада яхшылар рәтендә. "Китапханә җәяүлене тәрбияли" программасы буенча грант откан идек. ТР Мәдәният министрлыгы коллегия утырышында әлеге юнәлештә алып барган эшчәнлек буенча күргәзмә белән катнаштык һәм министрлык тарафыннан югары бәя алдык. Өлкәннәр белән эшләү юнәлешендә алып барылган эшчәнлекне яхшы дияр идем. Балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган курчак театрыбыз киң танылып килә. Әлеге коллектив шәһәркүләм чараларда еш катнаша. Китапханәдә күренекле якташлар буенча саллы мәгълүмат тупланды, мини музей оештырылды.
- Китап фонды тулыланышы турында берничә сүз...
- Үзәк китапханә 130 мең данә китапка исәпләнгән. Фонд аз күләмдә тулыландырыла дияр идем. Тулаем алганда, фонд кирәкле мәгълүматка бай.
- Иң яраткан авторыгыз кем?
- Татар классикасыннан Галимҗан Ибраһимов, русныкыннан Антон Чехов әсәрләрен укырга яратам. Мәктәп программасы буенча булган Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре мине бик хисләндергән иде. Әле дә мин әлеге авторлар әсәрләрен кабат-кабат укыйм.
- Нинди газета сезгә тулы мәгълүмат бирә дип саныйсыз?
- Вакытлы матбугатның барысын да укырга тырышам, алар барысы да нинди дә булса мәгълүмат бирә. Район газеталарын яратып укыйм. Алар мине көн, район сулышын тоярга ярдәм итә.
- Хатын-кызга җитәкче, шул ук вакытта ана булу авыр түгелме?
- Юк. Тормышымда минем өчен иң мөһиме - балалар. Кызым Римма, улым Ринат бар. Мин үземне бәхетле ана дип саныйм. Улым армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Хәзер эшли. Мин кемгәдер җитәкче, кемгәдер ана, кемгәдер бала да бит әле. Авыр чакта киңәшергә, таянырга әти-әнием бар. Уңышларымны алар да күрсен иде дип тә яшисең.
- Тормыш девизыгыз нинди?
- Беркайчан да бирешмәскә. Тормышта бер хәл дә очраклы булмый дип саныйм. Кемдер миңа каршы эшли икән, ул минем эшемне, тормышымны яхшырта гына. Шәхсән мин үзем бирешмәскә дигән девиз белән яшим.
- Яраткан шөгылегез?
- Балачакта конфет кәгазьләре, открыткалар җыя идем. Алар хәтта миндә бер чемодан җыелды. Хәзер исә статуэткалар, декоратив тарелкалар җыям.
- Кием-салымга фәлсәфәгез...
- Кием җанга ятарга һәм сиңа хезмәт итәргә тиеш.
- Яраткан мизгелегез...
- Мин авылда табигать белән аралашып үсүем белән бик бәхетле. Түбән Биштә төп нигезебез язын яшел чирәм белән каплана. Менә шул чирәмлектә иртәнге чык - үзе бер манзара! Кояш чыккач, чирәмдәге шул чыкның ниндидер төсләргә кергән мизгелен яратам. Андый манзара, матурлык тагын кайда бар икән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев