Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Җәмгыять һәм кеше

Чувашовлар: “50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды”

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Чувашовлар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтте.

50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, ди Елизавета Ивановна белән Александр Семенович.

Әти-әниләрен, әби-бабаларын бәйрәм белән котларга кызлары-кияүләре, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды.

Елизавета түти дә, Александр дәдәй дә – Сарсаз-Баграж авылыннан. Бер урамда, күршеләр булып үскәннәр. Бер-берсен кечкенәдән белгәннәр.

Александр армиядән кайткач, ике тапкыр гына очрашалар.

-50 ел элек 22 ноябрьдә мине димләргә 7 кеше килде.  14 гыйнварда туебыз булды. Ул вакытта йорт кечкенә генә булса да, бик күңелле узды туй, - дип искә ала Елизавета Ивановна.

-Лиза күрше кызы булгач, уңган, акыллы кыз икәнен белә идем. Әнием дә Лизаны килен итеп алып кайт, диде. Шулай өйләнештек. Менә хәзер 50 ел бер-беребезгә терәк, киңәшче булып гомер кичерәбез, Аллага шөкер, - ди Александр Семенович.

Чувашовлар гаиләсендә дүрт кыз - Светлана, Ираида, Анна, Вероника үскән, аларның кияүләре барысы да – благочиныйлар. Юбилярларның бүгенге көндә 31 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

 Бер оныклары Никон Рубанов Украинада хәрби операциядә контракт буенча хезмәттә булган. Рубановлар гаиләсе Ижау шәһәрендә яши, шуннан барысы җыелып бәйрәмгә кайтканнар.

-Безнең өчен әби белән бабай дөньядагы иң яхшы кешеләр алар. Безгә үрнәк булып торалар. Бабабыз - бик күңелле, кызыклы кеше, ә әбиебез тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый, - ди Никон.

 Ә икенче оныклары Давид Рубанов әби белән бабасына зур бүләк ясап әле бер атна элек кенә хәрби хезмәттән кайткан.

-Мине хәрби хезмәттә вакытта да әбиемнең теләк-догалары саклап йөртте. Беркөнне шулай урамда нәрәттә тора идем. Ниндидер көч миңа сулга китәргә кушты. Һәм ике секундтан мин басып торган урынга түбәдән каты кар өеме килеп төште, - дип сөйли Давид.

Чувашовлар еш барысы бергә җыела алмый. Чөнки Вероника гаиләсе – Түбән Новгородта, Ираидалар  – Ижауда, Светлана гаиләсе – Алексеевскида, Анналар Түбән Камада яшиләр. Ә менә Раштуа, Пасха бәйрәмнәрендә йортлары балалар, оныклар тавышыннан гөрләп тора.

Кызлары да әти-әниләренең аларны эшкә өйрәтеп үстерүләрен, һәр оныкларының, оныкчыкларының туган көннәрен белүләрен, бер калдырмыйча котлауларын әйтә.

-Алар безгә дини тәрбия бирде. Ә дини тәрбия - ата-ананың балаларына калдыра торган иң зур бүләге. Без аларның исән-сау булаларын, шулай туган нигездә безне каршылап озак еллар яшәүләрен телибез, - диләр кызлары.

  Елизавета Ивановна 20 ел Иске Зәй чиркәвендә хезмәт куя, менә 12 ел инде Ал. Бистәсе авылы чиркәвендә эшли. Александр Семенович гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшләгән, хәзер  чиркәү эшләрендә ярдәм итә.

Юбилярлардан сез бәхетлеме бүген, дип сорамыйча булдыра алмадым.

-Бик бәхетле! –дип бер үк вакытта диярлек бер төсле җавап бирделәр һәм елмаеп, җылы итеп бер-берсенә карашып куйдылар.

–Ә гаилә бәхете сере нидә? – дип кызыксынам.

– Бер-береңне аңлауда, ихтирам итүдә, кичерә белүдә, тыңлауда һәм үз яртыңны ишетә белүдә, - диләр.

 Балаларына да шушы сыйфатларны сеңдергәннәр, алар өчен исә алар үрнәк, горурлык булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев