Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов балалар сәламәтлегенә аерата тукталды. Узган ел республикада туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән. Бу соңгы 19 елда беренче мәртәбә тууның үлем күрсәткеченнән артып китүе, дип ассызыклады министр. Хәзер...
Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов балалар сәламәтлегенә аерата тукталды.
Узган ел республикада туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән. Бу соңгы 19 елда беренче мәртәбә тууның үлем күрсәткеченнән артып китүе, дип ассызыклады министр. Хәзер табигый арту - 1 мең кешегә + 0,9 дәрәҗәсендә. Ә 2004 елда ул хәтта - 4 процентны тәшкил иткән. Республикада туу күрсәткеченең үсә баруы 2006 елдан күзәтелә башлаган. 2011 елда Татарстанда 50443 бала туган. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 1652 балага күбрәк. Шулай ук үлем дәрәҗәсенең дә алдагы елларга карата 7 процентка түбәнәюе күзәтелә. Хәзер уртача гомер озынлыгы 71 яшь тәшкил итә.
Үткән ел республикада сабыйлар үлеме күрсәткеченең кимүе белән дә билгеләнде. Моңа баланың карында вакытта ук нинди аномалияләре булуын ачыклап дәвалау һәм тугач башлангыч чорда ук аларны диагностикалау нәтиҗәсендә ирешелгән.
Безнең районда 2011 елда 642 бала туган. Үзәк дәваханәнең акушерлык бүлегендә яңа туган сабыйлар өчен заманча җиһазлар куллану балаларның гомерен, сәламәтлеген саклауга уңай тәэсир итә. Бүлектә тиешле авырлыкка җитми туучы балалар өчен махсус аппаратлар бар. Мәсәлән, кювез-инкубатор яңа туган сабый өчен кирәкле атмосфераны саклый, монитор аша сабый даими күзәтү астында тора. 2011 ел башыннан безнең акушерлык бүлегендә авыртуларсыз бала таптыру (эпидураль) алымын кулланучылар саны арта бара.
2012 елдан республикада дөньяга килүче сабыйларны теркәү Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара критерийларына нигезләнеп башкару күздә тотыла. Монда 500 граммлы авырлыкта туучылар да теркәләчәк. Экстремаль авырлыктагы сабыйлар өчен республиканың төбәк клиникаларында, Казанда махсус җиһазландырылган тудыру бүлекләре эшли. Район җирлегендә авыр патологияле йөкле хатын-кызлар ачыклану белән алар тиз арада менә шундый махсус тудыру бүлекләренә җибәрелә.
Районда балаларның, яшүсмерләрнең сәламәтлеген күзәтү буенча да соңгы елларда төрле яңа һәм нәтиҗәле алымнар кулланыла. Балалар поликлиникасында эшләүче "Булачак әниләр мәктәбе" ананы сәламәт бала тудыруга психологик әзерләү чоры булып тора. Хәзер исә шундый мәктәпне булачак әтиләр өчен дә оештыру күздә тотыла. Чөнки карында чакта ук бала психикасына аның янәшә тирәсендәге кешеләр аша йогынты ясала.
Кечкенә балалар, яшүсмерләр өчен аерым кабул итү кабинетлары булдыру чиратларны бетерергә ярдәм итте. Балалар поликлиникасында анализлар алуны оештыру сабыйларның өлкәннәр белән контактта булып инфекция йоктыру тидерү очракларын киметте.
"Бәләкәч" дәүләт программасы нигезендә 2011 елда районда 3 яшькә кадәрле 795 бала сөт ризыклары белән тәэмин ителде, быелга 675 балага заявка бирелгән.
Яңа елның беренче 10 көнендә ЗАГСта 9 бала тууы теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев