«Депутат мәктәпкә бара» акциясе кысаларында район һәм шәһәр Советы депутатлары мәктәпләргә чыгып, уку йортының проблемалары белән кызыксына, укытучылар коллективлары белән очраша. Югары Мәлем мәктә-бендә шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина булды, ул мәктәпнең торышы белән танышудан тыш, педагогик коллективка 2013 елда шәһәр-районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган, алга таба билгеләнгән...
«Депутат мәктәпкә бара» акциясе кысаларында район һәм шәһәр Советы депутатлары мәктәпләргә чыгып, уку йортының проблемалары белән кызыксына, укытучылар коллективлары белән очраша.
Югары Мәлем мәктә-бендә шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина булды, ул мәктәпнең торышы белән танышудан тыш, педагогик коллективка 2013 елда шәһәр-районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган, алга таба билгеләнгән күләмле эшләр турында да бәян итте, борчыган проблемаларны контрольгә алды. Биредә укытучыларны борчыган мәсьәләләр - интернет тизлегенең әкрен булуы, юлны чыгучы балаларга куркынычсызлык тудыру максатында мәктәп каршындагы юлда ясалма калкулык булдыру, ди Альбина Ларина.
Агымдагы елда мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Бинада салкын су торбалары, канализация, тәрәзәләр алыштырылды, түбә төзекләндерелде, яңа радиаторлар куелды. Мәктәптә һава температурасы 18-24 градус җылылыкны тәшкил итә. Проблема да юк түгел. Мәктәптә балалар бакчасы төркеменә керүче төп ишектән кергән салкын һава коридорга вакытлыча салкынлык бирә, ди мәктәп директоры Михаил Батьков.
Балалар сәламәтлеге туклануга да бәйле. Ашханәдә 53 укучы көн саен кайнар аш белән тәэмин ителә. Депутат балаларны тукландыру оештырылуыннан, ашханәнең кирәкле җиһазлар белән тулылануы, санитар-эпиде-миологик таләпләрнең үтәлүеннән канәгать калды. Мәктәптә "Сәламәтлек витамины", "Мәктәп сөте" муниципаль программалары тормышка ашырыла. Боларга өстәп, укучылар профилактика максатында С витамины, "Йодомарин" алалар.
Мәктәпнең спорт залы 162 квадрат метр мәйдан били, ул җиһазландырылган. Уку йортында хезмәт тәрбиясенә игътибар зур булуын ассызыклый депутат. Биредә агач эшкәртү һәм техник хезмәт буенча остаханә бар. Технология остаханәсендә агач эшкәртү буенча тиешле барлык җиһазлар да урнаштырылга. Түгәрәк-ләргә 15ләп V-VI сыйныф укучысы йөри.
Мәктәптә спортка игътибар зур. Чаңгы спортына мөкиббәннәр күп, районкүләм ярышларда укучылар алдынгылыкны бирми. Билбау көрәше буенча, хәрби патриотик юнәлештә "Аҗаган" түгәрәкләре эшли. Депутат игътибарыннан читтә бернәрсә дә калмады. Мәктәптәге 2 интерактив такта, информатика кабинетындагы 8 компьютер дәрестә һәм дәрестән соң да кулланыла, ди Альбина Ларина, күзәтүләргә нәтиҗә ясап.
1нче мәктәптә исә әлеге җәһәттән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин булды. Ул мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өчен тудырылган заманча шартларның нәтиҗәле файдаланылуын тикшерде, туклануны оештыру белән кызыксынды, педагоглар коллективы белән очрашып сөйләште, проблемалар, борчу-мәшәкатьләрне белеште.
Үткәне тирәндә булган әлеге уку йорты - районда спортка зур игътибар бирелгән мәктәпләрнең берсе. Биредә волейбол, баскетбол түгәрәкләре эшли. I-IV сыйныф укучылары өчен "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип исемләнгән дәрестән соң шөгыльләр үтә. Әлеге чара малай-кызларны физик күнегү ясатудан гыйбарәт.
Марсель Хуҗин әлеге мәктәпкә чараларга еш чакырыла. Депутат буларак, коллектив аны үз итеп каршы алды, күрешү, аралашу, фикерләшү кирәк, ди укытучылар. Депутат мәктәптәге температура режимы, укучыларны тукландыруны оештыру, "Сәламәтлек" программасының үтәлешеннән канәгать калды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге мәктәп бистәнең спорт-мәдәни үзәге һәм туган як тарихын өйрәнү музее белән тыгыз элемтәдә эшли. Бистәдә музей булу - укучыларның уку процессында зур этәргеч. Ә үзәктә малай-кызлар туризм һәм радиопеленгация, аеруча билбау һәм ирекле көрәшкә теләп йөри.
4нче мәктәп - укытучылар коллективының дус, педагогларның көчле, белемле, укучыларның актив булуы белән аерылып торган уку йортларының берсе. Әлеге мәктәптә 702 укучы белем ала. Шәһәр Советы депутаты Венера Исрафилова педагоглар коллективы белән очрашты.
Мәктәптә температура режимы 19-23 градус җылылыкны тәшкил итә, бу хакта көн саен мониторинг алып барыла. Уку йорты ике спорт залы булуы белән дә данлыклы. Атна дәвамында спорт залларында баскетбол, волейбол, каратэ, җиңел атлетика секцияләре алып барыла. Дәресләрдән соң "Пятый элемент" мәгълүматый үзәк, "Экопульс", "Эврика" эзләнү клубы, "Школьные годы" хореографик ансамбле, "Престиж" вокаль студиясе, "Конферанс" мәктәп студиясе, "Лидерлык нигезе" клублары эшли. Мәктәп базасында техник иҗат буенча да түгәрәк эшли. Технология дәресләре һәм түгәрәкләр эшен алып бару өчен агач эшкәртү һәм тегү буенча остаханәләр бар. Остаханәләр тиешле җиһазлар белән җиһазландырылган. Уку йортында булган 7 интерактив такта да дәресләр һәм дәрестән тыш чараларда кулланыла. Мәктәп китапханәсендәге 4 компьютер да интернетка тоташкан. Уку йортындагы 13 проекторның 1се - башлангыч мәктәптә, 11е - кабинетларда, 1се - техник иҗат кабинетында, 33 компьютер бар.
Көн саен ашханәдә 603 укучы кайнар аш белән, кадет сыйныфларыннан 28 укучы - ике мәртәбә, авыр хәлдә калган 26 укучы бушлай туклана.
Зур спортка нигез Зәйдә салынган
Зәй - күренекле спортчылар, Олимпия чемпионнарына бай төбәк. Шунысы игътибарга лаек, бездә алар призына, истәлегенә төрле спорт турнирлары оештырыла. Атаклы хоккейчы, Олимпия чемпионы Евгений Давыдовка багышлап (ул биш яшькә кадәр Зәйдә яшәгән) "Яшьлек" боз сараенда мини-музей оештырылды. Анда чемпионның фотосурәтләре, газета-журналлардан материаллар, аның бүләкләре һ.б.лар урын алды. Кыскасы, музей Евгений Давыдовның уңышлары турында сөйли, бүгенгене үткән белән тоташтыра. Яшь хоккейчыларны чемпион үрнәгендә тәрбияләү өчен менә дигән форсат ул.
Евгений Витальевич үзенә зур спортка нигез Зәйдә салынуын ассызыклый, ул ел саен Зәйдә була, "Яшьлек" боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче яшьләр, яшүсмерләр белән очраша, аралаша, аларга мастер-класслар күрсәтә. Соңгы елларда аның призына яшүсмерләр арасында хоккей буенча Бөтенроссия турниры оештырылу - яхшы фал. Зәйлеләр якташны зурлый, хөрмәт итә, ул да үз чиратында зәйлеләр белән тыгыз элемтәдә яши.
Евгений Давыдов кечкенә чагында Зәйдә ничек итеп тимераякка басуы, шар сугуы турында җылы хатирәләр белән яши. Әтисе Чиләбедән, яшь белгеч буларак, ГРЭСка эшкә килгән булган. Кечкенә Евгений үзе яшәгән йорттан ерак булмаган хоккей тартмасына йөреп, беренче чирканчык алган. Зәйгә килгән саен яшүсмерләргә ул бу турыда сөйли, сезнең өчен мөмкинлекләр тагын да күбрәк, форсатны кулдан ычкындырмагыз, ди. Гаиләләре белән кире Чиләбегә күчеп киткәч, Женя шөгылен дәвам итә генә түгел, хоккейга ныклап тартыла. Башта "Уникс" командасы өчен уйный, Чиләбенең мәгълүм "Трактор" хоккей командасы тренеры Виктор Фомин күреп, аны үз командасына чакыра. Евгений тәүге уңышларын биредә яулый, бу клубта чын спортчы буларак тәрбияләнә. Ул "ЦСК" командасына эләгү хыялы белән яна. Үжәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә бу хыялын тормышка ашыра. Сигез ел әлеге командада уйный. "Ак барс", "Крылья Советов" командаларында да уйнарга туры килә аңа. Швейцария, Франция, Швеция, Америка, Канада хоккей командаларында да нәтиҗәле уен күрсәтә. Кыскасы, зәйлеләрнең аның белән горурланырлыгы бар.
Зәйнең яшь хоккейчылары арасында өметлеләр бар, аларны күрергә, үстерергә генә кирәк, ди чемпион.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев