Соңгы елларда ил күләмендә талантлы яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Төрле юнәлештә үз сәләтләрен ачарга, үстерергә теләүчеләр өчен социаль программалар, акцияләр гамәлгә керде. Төрле бәйгеләр оештыру теге яки бу өлкәдә белемле, иҗади, нәтиҗәле эшкә сәләтлеләрне ачыклау максатын күздә тота. Безнең районда да бу уңайдан горурланырлык, сәләтле яшьләребез аз түгел. Аеруча...
Соңгы елларда ил күләмендә талантлы яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Төрле юнәлештә үз сәләтләрен ачарга, үстерергә теләүчеләр өчен социаль программалар, акцияләр гамәлгә керде. Төрле бәйгеләр оештыру теге яки бу өлкәдә белемле, иҗади, нәтиҗәле эшкә сәләтлеләрне ачыклау максатын күздә тота. Безнең районда да бу уңайдан горурланырлык, сәләтле яшьләребез аз түгел. Аеруча мәктәп укучылары арасында мондыйларның калкып чыгуы куандыра. Чөнки алар - безнең киләчәгебез йөзен билгеләүче кешеләр. Югары Шепкә урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Дилшат Галиев та - менә шундый өметле яшьләребезнең берсе.
Ул инде икенче ел рәттән республика күләмендә уздырылучы "Авылның 100 талантлы баласы" акциясендә катнашып, сәләтле бала булуын раслады һәм "Татфондбанк"ның махсус стипендиясенә лаек булды.
Дилшат башлангыч сыйныфлардан ук мәктәптә информатика укытучысы булып эшләүче әтисе йогынтысында компьютер технологиясе белән кызыксына башлый. Рәсем ясарга яраткан улына әтисе бу мавыктыргыч шөгыль белән компьютерда да шөгыльләнү мөмкинлеген күрсәтә. Соңрак Дилшат үзе фотосурәтләр төшереп, аны фотошопта матурларга өйрәнә. Абыйсы Илфатның төрле катлаулы компьютер программалары белән "җенләнүен" күреп, әтисенең дә бу өлкәдә бай мәгълүматлы булуын аңлап йөргән малай, үзе дә сизмәстән, компьютер белән ныгытып мавыга башлый. VI сыйныфта укыганда Россия күләмендә оештырылган "Код свободы", компьютер графикасы нигезендә ясалган рәсемнәр бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул ук елны "Яшь программист" XIII республика конкурсында махсус бүләккә лаек була.
- Әлеге бәйгеләрдә жюри игътибарын җәлеп итү мине тагын да канатландырып җибәрде. Иҗади эшләү теләген арттырды. Төрле программалар өстендә эшләгәндә әтием һәм абыемның даими ярдәменә, киңәшләренә таяна алу да зур этәргеч бирде, - ди Дилшат. Хәзер аның төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашып алган Мактау грамоталары, Дипломнары бихисап. Быел Дилшат "Перспектива" төбәкара инновацион фәнни-техник проектлар конкурсында - II, Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә "Белемле гаилә - нур чәчеп торган гәүһәр" номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Соңгысына ул үз гаиләләре сайтын эшләп җибәрә. Сайтка ул Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, 32 ел педагогик хезмәт стажына ия әтисе Илшат Галиевның уку-укыту эшчәнлеге үзенчәлекләрен, әнисе Дамирәнең, медицина өлкәсе белгече буларак, сәламәтлек саклау буенча киңәш-тәкъдимнәрен кертә. Информатика-кибернетика буенча югары белем алучы абыйсы Илфатның да гаилә сайтында кызыклы фәнни эшләре урын алган.
- Гаилә сайтын эшләү турындагы идея - Дилшатның үзенеке. Ә менә аны кызыклы, үзенчәлекле итеп эшләүдә һәрберебезнең өлеше бар. Гомумән, без гаиләдә һәр эшне бергәләшеп, уртак фикергә килеп башкарабыз. Мин үзем дә укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскәнгә, балаларымнан тәртип, төгәллек, максатчан булуны таләп итәм, - ди гаилә башлыгы.
Дилшатта киләчәккә карап, максат куеп яшәү сизелеп тора. Хәзер алар әтисе белән бергәләп авыл сайтын эшләүгә керешкәннәр. Моның өчен Дилшат авылдашларыннан, өлкәннәрдән мәгълүмат, истәлекле язмалар, фотосурәтләр җыю белән мәшгуль. Мәктәпне тәмамлагач, ул информатика буенча югары белем алырга исәпли. Сыйныфташлары, дуслары Дилшатны болай да компьютер белгече дип саный. Төрле программаларны көйләү өчен аны чакыралар, телефон аша киңәшләр сорыйлар.
Әллә гел компьютер каршында, катлаулы программалар үзләштерү белән генә шөгыльләнәсеңме, дип кызыксынам үзеннән. Ә ул миңа җавап йөзеннән матур итеп ясалган рәсемнәр папкасын, төрле кызыклы сюжетлар чагылдырылган фотоальбомын күрсәтте. Ә мондый шөгыльләрдән арыган арада ул хоккей уйнарга ярата. Мәктәп янындагы хоккей кортын тәртипкә китереп, быел алар сыйныфташлары белән үз командаларын булдырырга исәплиләр. Без Дилшатка һәр уй-ниятенең тормышка ашуын, талантының югалмавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев