Архив бүлеге эшчәнлеге архив документларын исәпкә алу, комплектлаштыру, аларны саклау һәм халык ихтыяҗын канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Әлеге бүлек эшчәнлегенең узган елга нәтиҗә ясауга багышланган кече коллегиясендә төп проблема булып архив саклау мәйданнарының җитәрлек булмавы ассызыкланды. Ә бит архивка елдан-ел документлар күбрәк керә. Эшчәнлек, бурычлар турында бүлек мөдире Флорида Әхмәтвәлиева чыгыш ясады....
Архив бүлеге эшчәнлеге архив документларын исәпкә алу, комплектлаштыру, аларны саклау һәм халык ихтыяҗын канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Әлеге бүлек эшчәнлегенең узган елга нәтиҗә ясауга багышланган кече коллегиясендә төп проблема булып архив саклау мәйданнарының җитәрлек булмавы ассызыкланды. Ә бит архивка елдан-ел документлар күбрәк керә. Эшчәнлек, бурычлар турында бүлек мөдире Флорида Әхмәтвәлиева чыгыш ясады. Утырышта район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл җирлеге башлыклары урынбасарлары катнашты.
Коллегия туган як тарихын өйрәнү музеенда узды. Бу очраклы түгел, республикада агымдагы ел - Тарихи-мәдәни һәйкәлләр, районда Милли мәдәният елы дип игълан ителде. Туган як тарихын өйрәнү музее - тарихи-архитектура объекты, биредә Зәйнең үткәне, бүгенгесе, кыскасы, рухи кыйммәтләр, архив саклана. Ә архив - тарихи хәтерне саклаучы беренче чыганак.
Архив бүлеге моннан 94 ел элек оеша. Биредә документларның сакланышы тәэмин ителә, дәүләт, җәмгыять һәм гражданнар ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Узган ел бүлеккә 811 документ кабул ителгән. Әлеге документлар арасында саллы урын биләүчеләре бар. Мәсәлән, 13нче районара салым инспекциясе бетерелү сәбәпле, архив бүлегенә 640 берәмлек документ кергән. Моннан тыш, район Советы һәм башкарма комитеттан 2006-2008 ел документлары кабул ителгән. Бөлгенлеккә төшкән "Зәй-ТАПС" ҖЧШ, "Вектор-Плюс", "Зайпромснаб", "Евростандарт"тан шәхси состав буенча документлар кергән. Әлеге җәһәттән документлар гражданнарның социаль хокукларын раслау өчен кирәк була. Ярый бөлгенлеккә төшкән оешмаларның барысы да документларын архивка тапшырса... Элекке автотранспорт предприятиесе директоры Михаил Жеребенков личный состав буенча документларны әле дә архивка тапшырмаган. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан "КамГЭС" (АТХ-3), "Гомумтуклану комбинаты", "Темп" ҖЧШ документларын эзләү буенча эш алып барылган. Авыл җирлекләре Советларында документлар сакланышын тәэмин итү торышы да тикшерелә. Оешма-предприятие, учреждение, авыл Советымы, эш өчен җаваплы кеше документларны дөрес алып барып, аларның сакланышын тәэмин итәргә тиеш. Әлеге җәһәттән шәһәр прокуратурасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палаталары эшчәнлеген уңай яктан бәяләрлек.
- Бүгенге көндә архив бүлеге документларны исәпкә алу, комплектлаштыру гына түгел, аны куллануга да игътибар итә, - ди Флорида Әхмәтвәлиева.
Узган ел бүлеккә гражданнардан социаль-хокукый һәм тематик характердагы 3000 мөрәҗәгать кергән.
Документларда - район тарихы, кеше язмышлары. Израиль гражданины Лондман узган ел архив аша бабасы каберен таба. Сугыш елларында бабасы гаиләсе белән бирегә Зәйгә эвакуацияләнгән була. Лондман бабасы йөргән эзләрдән йөри, Зәй турында җылы хатирәләр белән китә.
Татьяна Воропаева, бүлек эшчәнлегенә югары бәя биреп, архив материалларын саклау мәйданнарының киңәйтеләчәген әйтте. Соңыннан утырышта катнашучылар өчен музей буйлап сәяхәт оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев