Бәхетсезлек агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дигән халык әйтемен тормышта авыр хәлдә калганнарны күргәч, тагын бер кат искә төшерәсең. Бигрәк тә сабыйларның язмыш куйган сынаулар алдында калуы кызганыч. Шәһәрдәшебез Надежда Ефремова да, әби, син безне беркая да илтмисеңме, беркемгә дә бирмисеңме, дигән сорауларны ишетмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер....
Бәхетсезлек агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дигән халык әйтемен тормышта авыр хәлдә калганнарны күргәч, тагын бер кат искә төшерәсең. Бигрәк тә сабыйларның язмыш куйган сынаулар алдында калуы кызганыч. Шәһәрдәшебез Надежда Ефремова да, әби, син безне беркая да илтмисеңме, беркемгә дә бирмисеңме, дигән сорауларны ишетмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер. Язмыш аны, аның карамагында калган өч сабыйны авыр шартларга куйган.
Бер ел элек Надежда Александровнаның кызы, юл һәлакәтенә очрап, һәлак була. Ә кызының берсеннән-берсе кечкенә өч сабые кала. Вероника, Герман, Сашаның әтиләре исән булса да, балалар язмышы белән кызыксынмый, ярдәм итү турында уйламый да. Ә Надежда Ефремова кайберәүләрнең балаларны үзең генә үстерә алмассың, балалар йортына бир дигән сүзләренә үч итеп, бөтен тырышлыгын куеп, аларга ныклы тәрбия, белем бирергә керешә.
- Балалар кечкенә булсалар да, үзләрен кайдадыр алып китү куркынычы булуын тойды күрәсең, төннәрен дә уянып, әби, син кайда, дип сорыйлар иде. Шушы сорау үзәкне өзгәнгә сабыйларны ташламаска үз-үземә сүз бирдем, аларда бит минем каным ага. Шуңа күрә лаеклы ялда булсам да, эшемне ташламадым, - ди ул.
Надежда Ефремова балаларны хезмәт белән тәр-бияләү максатын куйган. Йортта һәркем үз эшен әйтеп торганны көтмичә башкара. Берсе табак-савыт юа, икенчесе өйдә тәртип булдыра, өченчесе уенчыкларны урнаштыра. Һәркем үзенә йөкләнгәнне белеп башкарганга күрә, әбиләренең алар белән төрле түгәрәкләргә йөрергә дә вакыты кала. Мәсәлән, Вероника - бию, Герман көрәш белән шөгыльләнә. Кичләрен бергәләп китап укыйлар, язу, рәсем ясау белән мавыгалар, телевизор карыйлар. Шул рәвешле, Надежда Александровна - балаларга әби генә түгел, әти-әниләрен дә алыштыручы иң кадерле кеше. Ничек кенә авыр булмасын, ул инде бер ел эчендә үз көченә ышанырга, шушы балаларга карап башын югары тотарга өйрәнгән.
Ә көннәрдән-бер көнне әлеге гаиләнең хәлен җиңеләйтү максатында ишек шакучыларга алар барысы бергә чын күңелдән куаналар. «ТехноНИКОЛЬ» корпорациясе, опека һәм попечительләр органы белән элемтәгә кереп, бу гаилә турында белешә һәм сабыйларны, Надежда Ефремованы сөендерергә була. Алар бер бүлмәле фатирның тәрәзәләрен пластикка алыштырган, шулай ук әбинең саклык кенәгәсенә берникадәр сумма да күчергән. Предприятие хез-мәткәрләре күпбалалы гаилә хакына дүрт сәгатьлек хезмәт хакыннан баш тарткан. Мондый ярдәмне күргәч, ирексездән елап җибәрдем, ди Надежда Александровна. Балалар да хәзер үзләренә кунакка килгән һәркемгә иң беренче итеп яңа тәрә-зәләрне күрсәтә. Менә шундый бер гөнаһсыз сабыйларны куандыра алу - үзе зур савап. Җәмәгать, әйләнә-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел. Аларга һәркем хәленнән килгәнчә булышлык итсә, дөньябыз тагын да матурланыр, нәниләребезнең күзләрендә сагыш кимер иде. Районыбызда игълан ителгән Шәфкатьлелек елында гына түгел, мондый күркәм гадәтләрне даими итик. Ефремовлар кебек гаиләләрдә шат авазлар һәрвакыт ишетелсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев