Җәмгыять һәм кеше

Егетләрне хәрби хезмәт көтә

14 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби хезмәткә чакырылучылар җыелды. Армия яшенә җиткән егетләр, аларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы һәм кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ветераннар егет кеше тормышында армия хезмәте, аның проблемалары турында сөйләште. Быел көзге чакырылышта районнан 150гә якын егет Россия хәрби кораллы көчләре сафын тулыландырачак. Район башкарма комитеты...

14 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби хезмәткә чакырылучылар җыелды. Армия яшенә җиткән егетләр, аларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы һәм кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ветераннар егет кеше тормышында армия хезмәте, аның проблемалары турында сөйләште.

Быел көзге чакырылышта районнан 150гә якын егет Россия хәрби кораллы көчләре сафын тулыландырачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Сәлахетдинов егетләрне Ватан алдындагы изге бурычны йөзгә кызыллык китермәслек итеп үтәргә чакырды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов үз чыгышында зәйлеләрнең үрнәк булырга тиешлегенә басым ясады.

- Бездә хәрби хезмәткә әзерлеккә яшьтән үк зур игътибар бирелә. Хәзер армиягә китүчеләр арасында нинди дә булса һөнәр үзләштермәгән егетләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки дәүләт белемле хәрбиләрдән торган армия булдыруны таләп итә. Үзегезгә йөкләнгән бурычны аңлап, яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Ә әти-әниләрдән, кызлардан түземлелек, солдатларын яхшы хәбәрләр белән рухландырып тору сорала, - диде ул.

Тантаналы чарага кунак итеп чакырылган мөхтәрәм кешеләр арасында гомеренең 38 елын хәрби хезмәткә багышлаган, Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Александр Мурзин да бар иде. Ул егетләргә хәер-фатиха биреп, хәрби хезмәт үтүнең горурлык булуы, армиянең чын ир-егет тәрбияләү урыны булуын ассызыклады . Ә хәзерге вакытта Свердловск өлкәсе Елань шәһәрендә хәрби укулар үтүче Марат Нуруллинның әнисе Роза ханым әти-әниләр белән даими хәбәрләшеп торырга киңәш итте. Булачак солдат Айрат Низамов солдатка китүче барлык егетләр исеменнән намуслы хезмәт итәргә сүз бирде. "Энергетик" Мәдәният сарае иҗат төркемнәре матур концерт әзерләгән иде. Экранда хәрбиләр тормышыннан сюжет күрсәтелде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге хәрби хезмәткә чакырылучыларга аерым бүләк ясады. Ул - Башкортстанның "Яшел берет" ансамбле чыгышы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Егетләрне хәрби хезмәт көтә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше