Җәмгыять һәм кеше

Ел нинди булып хәтердә кала?

2013 - Елан елын да төгәлләп киләбез. Нинди булды ул райондашларыбыз өчен? Сөенечле вакыйгалар белән истә калдымы, борчу-мәшәкатьләре күбрәк булдымы? Әлеге сорауларга җавап алу нияте белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Венера Степанова, 6нчы мәктәпнең директор урынбасары: -Агымдагы елда Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелегендә махсус курслар үтеп, рухи тәрбия...

2013 - Елан елын да төгәлләп киләбез. Нинди булды ул райондашларыбыз өчен? Сөенечле вакыйгалар белән истә калдымы, борчу-мәшәкатьләре күбрәк булдымы? Әлеге сорауларга җавап алу нияте белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Венера Степанова, 6нчы мәктәпнең директор урынбасары:

-Агымдагы елда Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелегендә махсус курслар үтеп, рухи тәрбия һәм гражданлык шәхесен формалаштыру юнәлеше буенча әйдәп баручы консультант исемен алдым. Хәзер балаларны үзара дус-тату итү, тискәре күренешләргә тартылудан саклау буенча яңа метод нигезендә эшли башладык. Тәҗрибәм белән башка мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре белән дә уртаклаштым. Волонтерлар хәрәкәтенә дә күзәтчелек итәм. Мәктәбебездә волонтерлар хәрәкәте активлашты. Өлкән сыйныф укучылары башлангычларны даими төстә дәресләрдән соң өстәмә белем бирү учреждениеләренә озаталар, каршы алалар. Менә шундый мәрхәмәтле гамәлләрдә укучыларыбызны күрү сөендерә. Ел ахыры якынлашканда министрыбыз кулыннан тәрбия эшләрендәге уңышлар өчен Мактау грамотасы алу да киләчәк хезмәткә дәрт өстәде.

Владимир Кондратьев, 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы:

-Елан елы минем өчен бик уңышлы булды. Укуда да, спортта да үз алдыма куйган максатларга ирештем. Бөтенроссия фән олимпидаларының төбәк ярышларында математикадан призлы урын яуладым, Казан федераль университеты үткәргән олимпиада да минем өчен җиңү белән тәмамланды. Агымдагы елда Киров шәһәренең данлыклы математика юнәлешендәге мәктәбендә укулар үтеп кайту бәхетенә ирештем. Бу чит төбәктә яшәүче яшьтәшләрем арасында да үз мөмкинлекләремне сынап карау өчен яхшы булды. Быел район башлыгы гранты иясе булу һәм бу көннәрдә генә Россия Президентының махсус премиясенә лаек булуым да киләчәк планнарыма стимул булып тора. Хәтта сәяси яктан да азмы-күпме сыналу мөмкинлеге бирде Елан елы. Ә спорт өлкәсенә килгәндә, мин кече яшьтән үк мәктәпнең каратэ түгәрәгенә йөрим. Быел республика каратэ-кекусинкай ярышларында - үз төркемемдә III урын, шулай ук шәһәркүләм ярышларда җиңү, призлы урыннар алдым. 2014 - Ат елын Бөтенроссия фән олимпиадаларында катнашып башларга җыенам. Ә май-июнь айлары без - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар чоры, киләчәккә һөнәрне билгеләү белән җаваплы булачак. Хыялым - Мәскәүдәге югары уку йортында белем алу.

Нияз Закирҗанов, «Зәй» агрофирмасы баш агрономы:

-Елның уңышлы булуы минем өчен кыр эшләренең яхшы булуы, уңыш белән билгеләнә. Гектарыннан уртача 37 центнер ашлык җыйный алдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, быелгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слетында Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләндем. 2014 ел уңышы, ягъни көздән чәчелгән бөртеклеләр дымга туенып калды. Быел без көзге чәчү эшен 3200 гектар мәйданда башкардык, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 700 гектарга күбрәк. Димәк, киләсе елда уңышны тагын да мулрак алуга өметебез бар. Шуның өчен хәзер техниканы әзерләү, төзекләндерү белән мәшгульбез.

Мария Шамионова, хуҗабикә:

-2013 ел безнең гаиләбез өчен күңелле дә, бераз сагышлы да мизгелләргә бай булды. Ата-ана өчен иң кадерле кеше - бала. Безнең улыбыз югары уку йортын уңышлы тәмамлап, инженер-магистр дипломы алды. Ә инде язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынып, ил алдында ир-егет бурычын үтәргә армия сафларына басты. Әлбәттә, аны күпмедер вакытка күрми тору сагышлы, әмма синең йөрәк парәңнең ил иминлеген саклауга өлеш кертүен белеп тору горурлык хисе уята. Без улыбызның исән-имин хезмәтен үтәп кайтып, тормышта үз урынын табып хезмәт юлын башлау елы булыр дип өметләнәбез.

Гөлназ һәм Динар Хөснетдиновлар, яшь гаилә:

-2013 ел безнең өчен бик истәлекле булды. Нәкъ шушы ел башында гаилә тарихыбыз языла башлады, дисәк тә, ялгыш булмас. Без тормыш корып җибәрдек, уртак шатлыгыбыз булып мәхәббәт җимешебез - кызыбыз Камилә дөньяга аваз салды. Аның һәр көн нинди дә булса шөгыле артуга куанып туя алмыйбыз. Бәләкәчебез сау-сәламәт булып үссен, дибез. Ә 2014 елга исә планнар тагын да зурдан. Әлегә без Иске Зәйдә әти-әниләребез белән бергә яшибез. Алдагы елда ипотекага нигезләнеп, үз гаилә учагыбызны булдырырга исәплибез.

Лилия Хәйруллина,
педиатр:

-Үтеп баручы ел һөнәри яктан тагын да үсеш елы булды. Балалар сәламәтлегенә кагылышлы һәр яңалыктан, медицина җиһазларыннан хәбәрдар булып, заманча дәвалау ысулларын кулланып эшләргә тырышам. УЗИ аппаратында эшләүдә дә тәҗрибәм ныгыды. Табиб кешенең замана таләпләре нигезендә алдынгы технологияләргә таянып, шул ук вакытта кешелекле булып калуы да сәламәтлек сагы өлкәсендә зур роль уйный. Алга таба да теләгем - кешеләр без - медицина хезмәткәрләренә ышансын. Ә ышаныч ул - үзе ярты дәва. Бу елдан башлап 1 яшькәчә булган балаларның баш миен УЗИ аппараты аша тикшерә башладым. Бер үк вакытта Бигеш авылы табиб амбулаториясендә педиатр булып эшләргә керештем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ел нинди булып хәтердә кала?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше