Ел башында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, агымдагы елга бурычлар билгеләнә. Без кайбер авыл җирлекләре башлыкларына узган ел башкарылган эшләрдән сезнең өчен иң әһәмиятлесе кайсы дип саныйсыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Рамил Миннегулов, Бохарай авыл җирлеге башлыгы: - Узган елда бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалануны күз алдында тотып эшләдек....
Ел башында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, агымдагы елга бурычлар билгеләнә. Без кайбер авыл җирлекләре башлыкларына узган ел башкарылган эшләрдән сезнең өчен иң әһәмиятлесе кайсы дип саныйсыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Рамил Миннегулов,
Бохарай авыл җирлеге башлыгы:
- Узган елда бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалануны күз алдында тотып эшләдек. Әлеге җәһәттән көзен балалар бакчасы бинасына авыл җирлеге Советы, медицина пункты, почта элемтәсе бүлеген күчердек. Бу безне күп кенә коммуналь чыгымнардан азат итте. Моның белән шактый акча янга калды. Өстәмә бюджет хисабына 1 километр линия сузып, балалар бакчасы бинасына телефон керттек. Әлеге линиядән авыл халкы да файдалана ала. Шулай ук өстәмә бюджет хисабына Бохарайның Мәктәп, Яшьләр урамнары, Апач авылының яртысына яңа автомат электр энергиясе исәпләү җиһазлары белән яңа яктырткычлар куйдык.
Фәнзия Николаева,
Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы:
- Чүп чыгару проблемасы кискен торды. Узган ел җирлеккә караган авыллардан чүп чыгаруны оештырдык. Моның өчен халык белән килешүләр төзелде. "Горзеленхоз" ҖЧШ килешү буенча айга бер мәртәбә җыелган чүп-чарны килеп алып, полигонга илтә. Авыллардагы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү өстендә эшләдек. Җирлектә 5 янгынчыдан торган муниципаль янгын сүндерү бүлеге оештырылды. Ул якын-тирә авылларга хезмәт күрсәтә.
Александр Чернов,
Баграж авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлектә узган ел эшсезлек проблемасын хәл итүгә зур игътибар бирелде. Эшсез 5 кеше "Үзмәшгульлек" федераль программасына кереп, үз эшен башлады. Аларның күбесе терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Федор Кузьмин умартачылык буенча үз эшен ачты. Алга таба аның гаилә фермасы программасына керергә исәбе бар. Гомумән, үзмәшгульлек программасы буенча җитди эшләп китүчеләр сөендерә. Алексей Фролов агач эше юнәлешендә үз эшен башлаган иде, ул хәзер ныклап эшләп китте: заказ буенча мебель, тәрәзә рамнары ясый. Аны хәзер якын-тирәдә беләләр. Бу елда да үзмәшгульлек программасы буенча эш ачарга теләүчеләр бар.
Римма Зайцева,
Кадер авыл җирлеге башлыгы:
- 2011 елда җирлекне төзекләндерү, тәртипкә китерү, халыкка уңайлыклар тудыру юнәлешендә күп эш башкарылды. Кадер мәктәбе янында мәктәп автобусы өчен борылыш мәйданы ясалды. Бу бик мөһим иде. Кадер юлы буендагы зур ябалдашлы карт агачлар киселде. Алар хуҗалыклар бакчаларына сынып төшеп чүпли, коймаларны сындыра иде. Җирлеккә караган авыллар тәртипкә китерелде, яшелләндерелде. Кадер, Әхмәт зиратлары койма белән әйләндереп алынды.
Дамир Насретдинов,
Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы:
- Узган ел җирлектә тузган су челтәрләрен яңага алыштыру буенча муниципаль программаны тормышка ашыру буенча саллы эш эшләнде. Түбән Биш авылында су проблемасы аеруча кискен иде. Иске скважинада басым җитәрлек булмады. Шуңа күрә яңа скважина казылды. Түбән Бишнең Пролетар, Мәктәп, Үзәк урамнарында суүткәргечләр алыштырылды. Суүткәргечләр алыштыру өстәмә керемнәр хисабына башкарылды. Агымдагы елда Түбән Биштә Үзәк урамының калган өлешендә суүткәргечләрне алыштырасы кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев