Җәмгыять һәм кеше

Елга нәтиҗә ясыйбыз

Район башлыгы Татьяна Воропаева массакүләм мәгълүмат чаралары коллективлары белән очрашып, районның икътисади үсешен, иҗтимагый-сәяси тормышын яктыртуда, ил, республика, җирле хакимият алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә зур роль уйнаучы мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да бергә-бергә халык мәнфәгатен кайгыртып эшләргә чакырды. 2014 елга бурычлар билгеләп, районда тормышка ашырылучы...

Район башлыгы Татьяна Воропаева массакүләм мәгълүмат чаралары коллективлары белән очрашып, районның икътисади үсешен, иҗтимагый-сәяси тормышын яктыртуда, ил, республика, җирле хакимият алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә зур роль уйнаучы мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да бергә-бергә халык мәнфәгатен кайгыртып эшләргә чакырды. 2014 елга бурычлар билгеләп, районда тормышка ашырылучы муниципаль программаларны киң яктырту, халыклар арасында дуслык-татулык, динара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, уңай үзгәрешләрне вакытында күреп алып, халыкка җиткерүдә актив эшләү бурычын куйды.

* * *

Район башлыгы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашып, узып баручы елның уңай нәтиҗәләрен барлады, алдагы елда да бу юнәлешләрдә эшне дәвам итәргә кирәклеге, җитешсезлекләрдән сабак алу мөһимлеге турында ассызыклады. "Гражданлык шәхесен формалаштыру" муниципаль программасының үтәлеше һәм аның кешелекле буын тәрбияләүдә мөһимлегенә тукталып, алга таба да программаны һәр педагогка балаларга индивидуаль якын килеп дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Шулай ук ул районда ел дәвамында башкарылган эшләрне әйтеп, җитәкчеләрдән үз коллективларын да бу хакта хәбәрдар итәргә сорады, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, алга таба да бергәләп, нәтиҗәле хезмәт куярга чакырды.

* * *

Дүшәмбе көнне "Космос" яшьләр үзәгендә район башлыгының бала алып тәрбияләүче зәйлеләр белән очрашуы аеруча җанлы, җылы узды.

Бүгенге көндә район-шәһәрдә шундый 22 гаиләдә 37 бала тәрбияләнә. Татьяна Воропаева "Космос" яшьләр үзәгенә чакырылган бу гаиләләргә: "Берничә баланы тәрбиягә алып, аларны гаиләгә калыплаучы, тәрбияләүчеләр алдында баш иярлек. Сезнең бу гамәлне каһарманлыкка тиңлим, сәламәт, имин булыгыз, катлаулы, авыр эшегездә уңышлар, җитәрлек көч-куәт, түземлек, сабырлык телим", - диде.

Район башлыгы быел район-шәһәрдә башкарылган эшләр, муниципаль программалар, мәшгульлек, алда торган бурычлар турында бәян итте, очрашуга килүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Аннан ул һәр гаиләгә сүз биреп, тәрбиягә алынган балалар, аларның уңышлары, проблемалары турында белеште. Һәр гаилә - гыйбрәтле язмышлы, сокланырлык һәм үрнәк алырлык. Очрашу-аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.

* * *

Кичә Татьяна Воропаева шәһәр мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, активистлар белән очрашты. Ул киләчәгебезнең яшьләр кулында булуына басым ясап, акыллы фикер йөртеп, уңган кешеләр булырга өндәде. Бүгенге көндә район-шәһәрдә киләчәк буын өчен зур эшләр башкарылуын ассызыклап, алга таба аларның да шушы юнәлештә мәрхәмәтле гамәлләр белән туган Зәебезнең горурлыгы булуларын теләде. Ә укучылар үз чиратында район башлыгына рәхмәт йөзеннән «Мәктәп проекты»ның җимеше булган үзләре тәрбияләп үстергән гөлне бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Елга нәтиҗә ясыйбыз
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше