Җәмгыять һәм кеше

Эш күрсәткән ирне ил онытмас...

Кылган гамәлләрең белән кешеләр күңелендә матур эз калдырып яшәү - олы бәхеттер ул. Менә шушы девиз белән яшәүче, кешеләргә яхшылык эшләүче гаиләләр бар безнең авылда. Шуларның икесе белән таныштырып үтәсем килә. Беренчесе - Маликовлар; Газинур, Таһир, Илнур - алар гади гаиләдә туып үстеләр, әтиләре Фаиз абый (мәрхүм инде) алтын куллы...

Кылган гамәлләрең белән кешеләр күңелендә матур эз калдырып яшәү - олы бәхеттер ул. Менә шушы девиз белән яшәүче, кешеләргә яхшылык эшләүче гаиләләр бар безнең авылда. Шуларның икесе белән таныштырып үтәсем килә.

Беренчесе - Маликовлар; Газинур, Таһир, Илнур - алар гади гаиләдә туып үстеләр, әтиләре Фаиз абый (мәрхүм инде) алтын куллы балта остасы иде, күп еллар Бигеш мәктәбе һәм Бигеш балалар йортында балаларны агач белән эшләү серләренә өйрәтте, аның эшләгән эшләре үзе бер сәнгать әсәре иде. Әниләре Розалия апа - татар хатыннарына хас булган әдәплелеккә ия, авылыбызда данлыклы чәкчәк пешерүче, чәчәкләр яратучы. Менә шундый гаиләдә туган өч малай да, әти-әниләренең дәвамы булып, кешеләргә игелекле эшләр башкарып яшиләр. Газинур һәм Таһир Түбән Камада шин заводында эшләүләренә һәм яшәүләренә карамастан, Бигештә үткәрелгән күмәк эшләрдән читтә калмыйлар - зират чистартумы, буяумы, башка эшләрме - барысына да җитешәләр. Аның өстенә, Газинур бик матур җырлый, аннан башка авылыбызда бер концерт та үтми. Ул күптән түгел Түбән Кама данын "Җырлыйк әле" тапшыруында яклап кайтты.

Кече уллары Илнурга килгәндә, ул хатыны Фәридә белән ике малай үстереп, күркәм гаилә булып авылда яшиләр. Илнур - Бигеш муниципаль янгыннан саклау идарәсе башлыгы, аның да кулы тимәгән йорт, объектлар сирәктер, һәр эше күңелне сөендерерлек, зәвык белән эшләнгән.

Хәйрия эшләрендә дә Маликовлар бик теләп катнашалар. Шушы көннәрдә мәчетебездә газ котельныен бүлеп алырга кирәк булгач, бер сүзсез хәер-сәдакадан китсен диеп эшкә алындылар, балаларын да эшкә җәлеп итеп, берничә көн эчендә бүлмә бүлеп, ишекләр куеп, менә дигән корылма ясап куйды өч туган.

Инде Хәйруллиннар: Раил һәм Римма турында да берничә сүз әйтәсем килә, алар - эшмәкәрләр. Авылыбызда үткәрелгән бәйрәмнәр аларның матди ярдәменнән башка үтми. Чишмәләр төзекләндерүме, зират буярга буяу алып бирүме, Сабантуй, Өлкәннәр көне үткәрүме, мәчетне төзекләндерүме - барысы да Раил Хәйруллин ярдәме белән уздырыла. Өстәвенә, 3 ел рәттән мәчетебездә авыл өлкәннәрен җыеп, ул ифтар ашы уздыра. Аллага шөкер, аңа карап хәйрия, Коръән ашлары уздыручылар булды. Олы йөрәкле, кече күңелле, кесәсе юкарудан курыкмый безнең Раилебез. Әтисе Равил абый да - Бигеш балалар йортында завхоз, әнисе Гөлшат апа җыештыручы булып эшләделәр (икесе дә мәрхүмнәр). Раил һәм Римма эшләгән игелекле эшләр аларга дога булып барсыннар.

Яхшылык та, начарлык та җирдә ятмый, ул кешегә кире әйләнеп кайта, ди халык. Шуңа күрә эшләгән үз изгелекләре бу ике гаиләгә үзләренә кире әйләнеп кайтсын, эшләре уңышлы барсын, Ходай аларны исәнлектән аермасын, балалары, оныклары әти-әниләре үрнәгендә хөрмәткә лаек кешеләр булсыннар. Киләчәктә авылыбызда яхшы гамәлләр кылып, бер-беребезгә булышып яшәүче кешеләр күбәйсен иде дигән теләктә калам.

Энҗе Гыйбадуллина. Бигеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш күрсәткән ирне ил онытмас...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше