Җәмгыять һәм кеше

«Эшемә яратып барам»

Хезмәт итү өчен уңай шартлар тудырылу "Татнефть" ААҖнең "Елховнефть" идарәсенә караган "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагеренда кадрларның тотрыклы булуында да күренә. Бирегә эшкә урнашкан, чын-чынлап хезмәт яратучы кешенең башка җиргә китү теләге юк. Галина Скарликова - менә шундый хезмәтенә тугрыларның берсе. Бу көннәрдә ул 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм юбилеен яраткан...

Хезмәт итү өчен уңай шартлар тудырылу "Татнефть" ААҖнең "Елховнефть" идарәсенә караган "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагеренда кадрларның тотрыклы булуында да күренә. Бирегә эшкә урнашкан, чын-чынлап хезмәт яратучы кешенең башка җиргә китү теләге юк. Галина Скарликова - менә шундый хезмәтенә тугрыларның берсе. Бу көннәрдә ул 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм юбилеен яраткан хезмәте, кулга-кул тотынышып эш-ләүче хезмәттәшләре арасында каршылавына шат ул.

Зәй кызы Галина Ивановна 1999 елда "Зәйнефть" нефть һәм газ табу идарәсенә секретарь-машинист булып эшкә килә. Нефтьчеләр арасында шул көннән башлап үз кешегә әйләнә ул. Зәйдә машина төзелеше техникумын тәмамлап, агрегат заводында лаборант, техник хезмәткәр буларак тәҗрибә туплаган Галинаның тырыш, документация эшен төгәл алып баруы белән аерылып торуын тиз күреп алалар идарәдә. Идарәләрне бер-ләштерү башлангач та яхшы хезмәткәрне күз уңыннан җибәрми җитәкчелек. Аңа "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагеренда эш тәкъдим ителә. Шул рәвешле 2007 елдан "Факел" хезмәткәре булып китә. Хәзер исә ул - лагерьны һәр кирәкле әйбер белән тулыландырып торучы (кладовщица) да, барлык документация эшләрен башкаручы җаваплы хезмәткәр дә.

- Галина Ивановна - бик энергияле, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, коллективта абруй казанган кеше. Ул "Елховнефть" идарәсе белән "Факел"ны тыгыз бәйләнештә тотучы хезмәт-кәребез, дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки аңа идарә белән ике арада еш йөрергә туры килә. Үз эшен белеп, нәтиҗәле хезмәт куючы кеше белән эшләве рәхәт, - ди аның турында җитәкчесе Валентина Александрова.

Галина Скарликованың гаилә әгъзалары да - нефтьчеләр. Тормыш иптәше Михаил - Әлмәттә "Мехсервис" ҖЧШендә слесарь-төзекләндерүче, кызы Ольга "Елховнефть" идарәсенең 2нче нефть әзерләү һәм суырту цехы операторы булып эшли. Шуңа күрә нефть тармагы аларның һәрберсенә якын. Бүгенге көндә ул хезмәттән бушаган арада өч оныгын тәрбияләшергә дә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Эшемә яратып барам»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше