Җәмгыять һәм кеше

Эшлекле дүшәмбе

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп ике мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан чаралар турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады. Районда кыр эшләре тәмамлану һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2014 ел язгы кыр эшләренә әзерләү турында авыл хуҗалыгы...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп ике мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан чаралар турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады.

Районда кыр эшләре тәмамлану һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2014 ел язгы кыр эшләренә әзерләү турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйләде.

Һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап бирде. Роберт Халитов көн кадагындагы мәсьәләләрне атады, бурычлар куйды, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшлекле дүшәмбе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше