Җәмгыять һәм кеше

Эшсезләрнең күпчелеге – хатын-кызлар

Районда эшсезлек дәрәҗәсенең көннән-көн кими баруы куандыра. Агымдагы ел башына теркәлгән эшсезләр саны 463 кеше булса, бүгенге көнгә бу сан - 418. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,44 процент тәшкил итә. Кешеләрне эшле итү максатында район җитәкчелеге, мәшгульлек үзәге тарафыннан бөтен мөмкинлекләр кулланыла. Бу турыда тулырак белешү өчен без үзәк җитәкчесе Александр Тулынинга...

Районда эшсезлек дәрәҗәсенең көннән-көн кими баруы куандыра. Агымдагы ел башына теркәлгән эшсезләр саны 463 кеше булса, бүгенге көнгә бу сан - 418. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,44 процент тәшкил итә. Кешеләрне эшле итү максатында район җитәкчелеге, мәшгульлек үзәге тарафыннан бөтен мөмкинлекләр кулланыла. Бу турыда тулырак белешү өчен без үзәк җитәкчесе Александр Тулынинга мөрәҗәгать иттек.

- Александр Николаевич, кешеләрне эшле итү мәсьәләсендә проблемалар бармы? Тәкъдим ителгән хезмәт урыннарына кешеләр теләп барамы?

- Агымдагы ел башыннан мәшгульлек үзәгенә төрле сораулар белән барлыгы 4602 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 1628е - эшкә урнаштыруны сорап килүче. Алар арасыннан без тәкъдим итү буенча 1322 кеше эшкә урнашты. Җәмәгать эшләренә - 358, вакытлыча хезмәткә 32 кеше җибәрелде. Хезмәт хакы зур булмаса да, эш табу мөмкин. Мәсәлән, быел физик мөмкинлеге чикләнгән 22 кеше эшле булды. Сер түгел, физик мөмкинлеге чикле кешеләрне хәзер оешма-предприятиеләр колач җәеп каршы алмый. Эшсезләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Болар - нигездә ирләре гаиләне матди яктан тәэмин итүче хуҗабикәләр. Эш белән тәэмин итүдә җитди проблема булып яшьләр кала. Бүгенге көндә 16-30 яшьлек эшсез 48 кеше исәптә тора. Алар аз хезмәт хакына риза түгел, ә акчалы урынга эш тәҗрибәсе таләп ителә. Шунысы куанычлы, соңгы елларда кешеләрдә хезмәткә мөнәсәбәт үзгәрә, тәкъдим ителгән эш урыннарына теләп баручылар арта бара.

- Октябрь башында мәшгульлек үзәгендә вакансияле хезмәт урыннары ярминкәсе оештырылган иде. Аның нәтиҗәләре нинди?

- Әйе, 2 октябрьдә без чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрдек. Анда эшче һөнәрләре буенча 302 эш урыны тәкъдим ителде. Кешеләрнең күрше-тирә шәһәрләргә йөреп эшләү теләген дә искә алып, без Алабуганың "Форд Соллерс" ҖЧШ, Чаллының двигательләр заводы, Ижауның "Медиа Технология" ҖЧШ җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсендә катнашуларын сорадык. Алар бик теләп ризалашты. Ярминкәгә килгән 62 кешенең 55е төрле һөнәрләр буенча эшкә юллама алды. Соңгы мәгълүматлар буенча, аларның 15е даими эш урынлы булган. Күпчелеге "Форд Соллерс"ка урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшсезләрнең күпчелеге – хатын-кызлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше