Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында ятып калган якташларыбызны эзләү, аларның кылган батырлыкларын яшь буынга җиткерү максатында 2010 елда 4нче мәктәп базасында «Эзтабар» эзләнү отряды оешкан иде. Хәзер бу отряд 7нче мәктәптә төпләнде, төрле казу эшләре вакытында табылган сугыш чоры экспонатларыннан музей почмагы да оештырылды. Отряд җитәкчесе Булат Садретдинов әйтүенчә,...
Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында ятып калган якташларыбызны эзләү, аларның кылган батырлыкларын яшь буынга җиткерү максатында 2010 елда 4нче мәктәп базасында «Эзтабар» эзләнү отряды оешкан иде. Хәзер бу отряд 7нче мәктәптә төпләнде, төрле казу эшләре вакытында табылган сугыш чоры экспонатларыннан музей почмагы да оештырылды.
Отряд җитәкчесе Булат Садретдинов әйтүенчә, киләчәктә музейны якташларыбыз ятып калган урыннарда казу эшләре алып барып табылган экспонатлар белән баету күздә тотыла.
9 Май бәйрәме алдыннан "Эзтабар" отряды әгъзалары ике атна дәвамында Волгоград өлкәсендә "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашты. 4, 7нче, Югары Шепкә авылы мәктәпләренең VIII-X сыйныф укучылары, укытучылары Булат Садретдинов, Раиф Тучин, Алексей Алексеев белән бергәләп Ерзовка станциясендә Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган солдатларның сөякләрен казып алып, җирләү эшен башкарды. Чистайдан "Выстрел", Волгоград өлкәсеннән "Волга" эзләнү отрядлары да "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашты. Барлыгы 60лап кеше 127 солдатны җирләде.
- "Эзтабар" отряды бу урында барган сугышлар турында башта ныклы мәгълүмат туплады. Чөнки әлеге яу кырында Казанда төзелгән 120нче укчылар дивизиясе фашистларга каршы батырларча көрәшә. Без, Сталинград сугышы буенча архивка запрос җибәреп, бу дивизия составында Зәй районыннан 47 солдат булуын белдек. Алар барысы да яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Әлбәттә, хәбәрсез югалганнар да бар. Безнең максат - нәкъ менә шушы якташларыбызны табып, аларның каберләрен булдыру, - ди Булат Садретдинов.
Күп еллар элек шушы җирдә ятып калган ерак бабалары турында белешү, аларны җирләүдә катнашу "Эзтабар" отряды әгъзаларын нык дулкынландырган. 9 егет бу эштә катнашулары белән горурлана да. Алар бирегә аяк баскач, мондагы бомба төшкән чокырларны, окоп урыннарын күреп, ерак бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыкларын үз күзләребез белән күргәндәй булдык, диләр. Мәсәлән, Имәнлебаштан Дамир Хәбибрахманов "Хәтер вахтасы" акциясеннән аеруча тәэсирләнеп кайтуын әйтә. Чөнки ул авылдашы, шушы җирдә үлеп калган Хәлиулла Габдрахманов каберен күргән. Алар яшьтәшләре, укытучылары белән берлектә аның кабереннән алынган бер уч туфракны кызы Равия апа Зәйнуллинага алып кайтып тапшыра. Шулай ук Югары Шепкә авылыннан Әгълиулла Яруллин җирләнгән кабер туфрагы да оныгы Ринат Яруллинга кайтарылды.
- Мондый акцияләрдә яшь буынны катнаштыру аларда патриотик хис тәрбияләүдә зур роль уйный, яшүсмерләрне канатландырып җибәрә. Якташ солдатларның кабер туфрагын туган җирләренә алып кайтып, алар зур мәрхәмәтле эш башкаруларын аңладылар, ил тарихының сугыш чоры битләренә үз күзләре белән карадылар. Бу егетләрдә, һичшиксез, туган җирнең кадерен белү теләген арттырды, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Раиф Тучин.
Эзтабарлар әлеге казыну эшләреннән солдат каскалары, сугыш кирәк-яраклары, корал кисәкләре алып кайттылар. Чистартып-тәртипкә китергәч, аларны 7нче мәктәпнең музей почмагында күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев