Җәмгыять һәм кеше

Фаҗига булмасын дисәк...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт һәм контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл торышы белән таныштырса, янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Илмир Шәяхмәтов 18 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр районда янгыннарны булдырмау...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт һәм контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соңгы ике атнада шәһәр-районда оператив хәл торышы белән таныштырса, янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Илмир Шәяхмәтов 18 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр районда янгыннарны булдырмау максатында уздырылган һәм үткәрелүче тикшерү-кисәтү эшчәнлеген анализлады. Хокук бозулар, җинаять кылулар турында 31 хәбәр алынган (шуның 14 - урлау, 6сы - кыйнау).

-Быел муниципаль районда янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары артты. Тикшерүләр янгын чыгу сәбәпләренең ут белән саксыз эш итү, мичкә якканда, электр җиһазлары кулланганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәвен күрсәтте, - диде Ильмир Шәяхмәтов.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (№55, 19 гыйнвар, 1998 ел) белән расланган аерым төр товарлар сату кагый-дәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр нәтиҗәсен "Роспотребнадзор"ның Зәй бүлеге башлыгы Икълимә Стефанова һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының тикшерү бүлеге баш белгече Надежда Чернова бәян итте. Икълимә Стефанова чыгышыннан күренгәнчә, "Роспотребнадзор" быел 37 тикшерү уздырган. Тикшерүләр башлыча азык-төлек сату кибетләрендә булган, 7 юридик зат, 10 шәхси эшмәкәрнең 27 объекты тикшерелгән. Нәтиҗәдә сату, ризык сыйфаты буенча таләпләр бозылуның 98 очрагы ачыкланган. Җаваплы затларга карата 11 беркетмә төзелгән, 15 мең сум штраф салынган. Быелның 11 аенда сәүдә нокталарыннан сату срогы чыккан, сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы булган 71 партия товар (96 килограмм) алынган.

-Фаҗига булмасын дисәк, тикшерүләрне көчәйтергә кирәк. Ярый әлегә шәһәр-районда сыйфатсыз ризык белән агулану очраклары булмады. Бу - мөһим проблема, ул зәйлеләрнең сәламәтлеге белән бәйле. Без бу җитди мәсьәләне барлык кибетләр хуҗалары катнашында махсус киңәшмәдә тикшерәчәкбез, - диде Роберт Халитов.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча районара 11нче инспекциясенең баш салым инспекторы Людмила Зуйкова муниципаль районның салым салу базасы торышы турында чыгыш ясады.

2013 елның 1 гыйнварына районда 647 юридик зат һәм 1462 шәхси эшмәкәр исәпләнсә, ун айда юридик затлар - 1гә, шәхси эшмәкәрләр 409га кимегән. Быелның ун аенда район бюджетына 426 миллион 948 мең сум салым керемнәре кергән, үтәлеш елына планга карата 112,7 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытка 1 ноябрьгә җирле бюджетка 6 миллион сумнан артык салымнар җыелмаган (бу - җир салымы һәм физик затлар милкенә салым).

Контрольдә торучы биш мәсьәлә буенча ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Антон Соболев, район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров, почтамт башлыгы Наталья Салмина хисап тотты.

Роберт Халитов киңәшмәгә нәтиҗә ясады, бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Фаҗига булмасын дисәк...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше