Зәй районының Урта Пәнәче авылында яшәүче Фекла Краснованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, җирлек башлыгы Мөнир Туктаров котлады. Автоклуб үзешчәннәре чыгышы тыл ветераны Фекла әби юбилеена үзенчәлек, аерым бер мәгънә өстәде. Сиринә Хөснетдинованың котлау сүзләре, үзешчәннәр башкаруындагы керәшен...
Зәй районының Урта Пәнәче авылында яшәүче Фекла Краснованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, җирлек башлыгы Мөнир Туктаров котлады. Автоклуб үзешчәннәре чыгышы тыл ветераны Фекла әби юбилеена үзенчәлек, аерым бер мәгънә өстәде. Сиринә Хөснетдинованың котлау сүзләре, үзешчәннәр башкаруындагы керәшен җырлары, гармунчы Нургали Әхмәтҗановның өздереп уйнавы Фекла әби күңеленә аеруча хуш килде. Сугыш елларына туры килгән яшь чагым искә төште дип, юбиляр үзешчәннәргә кушылып җырлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев