5 ноябрьдә Чыбыклы мәдәният йортында үткәрелгән кичә әнә шулай дип аталды. Бай эчтәлеге, мәгънәле булуы, аңа кунак булып килгән республикабызның танылган сәнгать әһелләре чыгышы һәм матур оештырылуы белән ул район күләмендәге мәдәни чара буларак узды. Чыбыклылардан тыш, кичәдә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы тармагы оешмалары җитәкчеләре, мәктәп директорлары...
5 ноябрьдә Чыбыклы мәдәният йортында үткәрелгән кичә әнә шулай дип аталды. Бай эчтәлеге, мәгънәле булуы, аңа кунак булып килгән республикабызның танылган сәнгать әһелләре чыгышы һәм матур оештырылуы белән ул район күләмендәге мәдәни чара буларак узды. Чыбыклылардан тыш, кичәдә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы тармагы оешмалары җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Берничә өлештән торган һәм бер-берсенә тыгыз бәйләнгән кичә авыл тарихы сәхифәләре белән танышудан башланды. Чыбыклыга нигез X гасырда салынган дип фаразлана. Башта ул Иске авыл дип аталган урында урнаша. Соңрак кешеләр куаклык үскән су буена, чыбыклык тирәсенә күчеп утырганнар. Авыл атамасы шуның белән бәйле диләр. Авыл иген иккән, урманчылык белән шөгыльләнгән, тимерчеләре, балта осталары, агачтан төрле әйберләр ясаучылары белән дан тоткан. Иген игә башлагач, күрше Унбия авылы белән Чыбыклыда яшәүчеләр арасында җир өчен бәрелешләр дә булган. Шундый бәрелеш 1900 еллар тирәсендә була. Бу урын Чыбыклы тарихына "Сугыш тавы" дип кереп кала. 1910 елга кадәр Чыбыклыда Садрый мулла мәдрәсәсе эшли. Авылның бай тарихы тулысы белән мәктәптә 1985 елда ук оештырылган музейда чагылдырыла. Бу турыда кичәдә музейны оештыручы педагогик хезмәт ветераны Җиһангир Сибгатуллин сөйләде.
Йөз еллык тарихы булган Чыбыклы мәктәбе коллективы мәктәп елъязмасының яңа сәхифәләрен яза. Биредә эшләүче укытучылар эшкә иҗади якын килә. Укучыларга төпле белем бирүдән тыш, һәр баланың сәләтен ачарга тырыша, белем бирүдә яңа технологияләр куллана. Мәктәп директоры Сания Әхтәмова, мәктәпнең бай тарихына экскурсия ясады.
Кичәнең "Хезмәт бизи кешене" дип аталган өлешендә авылның төрле елларда тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәткән механизаторлары, терлекчеләре, башка һөнәр башкаручылар искә алынды. Чыбыклыда алар бихисап. Комбайнчы Вәкил Баһаутдинов, тракторчы Самат Мөхәммәтҗанов, гомере буе агроном булып эшләгән Идият Гатиятуллин, бозау караучылар Миндоха Хәмидуллина, Мәймүнә Әхмәтҗанова, Анна Фәсхетдинова, Гыймран Гарифуллин һ.б. - шундыйлардан. Механизаторлар Альберт Баһаутдинов, Шәйхенур Миннекәев, Илгиз Биккинин, Зиннәтулла Габидуллин, Газинур Әхмәтҗанов, Минзаһир Рәфыйков, Рәшит Мөхәммәтҗанов, терлекчеләр Нүрсинә Биккинина, Илзирә Әхмәдиева, Лузирә Мөхәммәтҗанова, Гөлгенә Гөбәева, Әлфия Мөхәммәтҗанова, Фәйрүзә Фәйрузова, Сәвия Хәйбуллина һәм башкалар өлкән буын традицияләрен дәвам итә.
Механизатор Шәйхенур Миннекәев һәм сыер савучы Әлфия Мөхәммәтҗанова, сәхнәгә чыгып, үзләре башкарган хезмәт турында сөйләделәр.
Чыбыклылар Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә төрле өлкәдә танылган күп кенә күренекле затлары белән хаклы рәвештә горурлана. Кичәдә шундый шәхесләрнең, аерым алганда, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов, республиканың танылган баянчысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Максат Гомәровның катнашуы аның дәрәҗәсен күтәрде.
Фоат Зарипов - татар театры тарихында мәртәбәле урыннарны биләгән, өлкән буын артистларыбызның уйнау үзенчәлекләрен, сәхнә алымнарын хәтерләтүче, аларның иҗат традицияләрен дәвам итүче, бүгенге көнгә кадәр татар театрының йөзен билгеләүче талантлы актерларыбызның берсе. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли, сәхнәдәге һәр эше белән яңа биеклек яулый, иҗатын яңа бизәкләр белән бизи. Кичәдә катнашучылар якташыбызның Туфан Миңнуллинның "Гөнаһсыз гөнаһлылар" спектакленнән күрсәтелгән өзектә оста уйнавына тагын бер мәртәбә сокланды.
Максат Гомәровның җыр-моңга сәләте, баянда уйнау осталыгы нәселдән килә. Әтисенең абыйсы Минзал - Урал якларыннан, шахтадан, Чыбыклыга беренче баян алып кайткан кеше. Шул баянда Максатның әтисе уйный. Максат баянда уйнарга кечкенәдән өйрәнә. Ул - сәнгать дөньясына сабыр холкы белән тыйнак кына кереп, үз урынын тапкан искиткеч сәләтле музыкант.
Чыбыклыны "Салам бабай" - Гамил Исхаковтан башка күз алдына китереп булмый. Оста олы яшьтә булуга карамастан, сәхнәгә чыгып саламнан сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә җиткән әйберләр эшләү серләре белән уртаклашты.
Кичәнең соңгы өлеше Чыбыклы тарихында матур эз калдырган зат Ринат Фәрдиевкә багышланды һәм бу очраклы түгел иде. Нәкъ өч ел элек Ринат Шәехович арабыздан китте. 1982 елда Чыбыклыга килеп эшли, яши башлаган Ринат Фәрдиев - авыл тарихына матур гамәл-ләре, күркәм эшләре белән кереп калган шәхес. Ул Чыбыклының кешеләрен, аның табигатен яратты, чишмәләрне чистартып, агачлар утыртты, матурлыкка сокланып яшәде. Ринат Шәехович авылны төзекләндерүдә, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерүдә зур ярдәм күрсәтте. Асфальт юллар, яңа йортлар салу, су кертү, тегермән төзү, фермаларны заманча үзгәртеп кору, социаль-көнкүреш объектларын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп төзекләндерү, мәчет төзелешенә зур ярдәме, Сабантуй мәйданын булдыру һәм күп кенә башка эшләр - аның безнең өчен кылган игелекле гамәлләре, диделәр аның турында хатирәләр белән уртаклашучылар.
- Өч ел үтсә дә, утыз ел үтсә дә, Ринат Шәехович безнең күңелләрдә кешелекле, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торучы, һәркемне аңлый белүче, гади, тыйнак зат булып калачак, - диде чыгышында район башлыгы Татьяна Воропаева.
Кичәдә чыгыш ясаган композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров (ул Сания Әхтәмованың "Чыбыклым" шигыренә язылган җырны башкарды), Татарстанның халык артисты Газинур Фәрухшин чарага ямь өстәп кенә калмыйча, Ринат Фәрдиев белән якын дус булуларын әйттеләр, чыгышларын аның истәлегенә багышладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев