Почта гасырлар буе ышанычлы элемтә чарасы булды. Әлеге тармакта хезмәт куючыларда төгәллек, даимилек кебек сыйфатлар булу кирәк. Бу эшне иртәгә эшләрмен әле дип калдырырлык түгел, аны тиз башкару сорала. Әлеге тармакта намуслы, тырыш хезмәт куючылар шактый. Шуларның берсе -Яңа шәһәр почта элемтәсе бүлеге башлыгы Гөлнур Әсәдуллина. Гөлнур ханым әлеге бүлекне...
Почта гасырлар буе ышанычлы элемтә чарасы булды. Әлеге тармакта хезмәт куючыларда төгәллек, даимилек кебек сыйфатлар булу кирәк. Бу эшне иртәгә эшләрмен әле дип калдырырлык түгел, аны тиз башкару сорала. Әлеге тармакта намуслы, тырыш хезмәт куючылар шактый. Шуларның берсе -Яңа шәһәр почта элемтәсе бүлеге башлыгы Гөлнур Әсәдуллина.
Гөлнур ханым әлеге бүлекне җиде ел җитәкли. Аның кулы астында сигез хезмәткәр бар. Бүлек күптөрле хезмәт күрсәтә. Алар - корреспонденция һәм вакытлы матбугат, пенсия һәм пособиеләр тарату, коммуналь түләүләр башкару, халык куллану товарлары сату, подписка яздыру, төрле почта хезмәтләре һ.б.лар. Әлеге хезмәтләргә тимер юл, самолетларга билет, "Тинькофф" карталары сату, иминиятләштерүне башкару кебек яңа төр хезмәтләр дә өстәлде. Бүлек хезмәткәрләре халыкка ике - рус һәм татар телләрендә культуралы хезмәт күрсәтә. Халык безнең хезмәт күрсәтүебездән канәгать калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, ди Гөлнур ханым.
Ул күп еллар Чаллыда заводта эшләп, Зәйгә күченеп кайткан. Зәйдә тимер-бетон корылмалар заводында эшли башлагач, ул ябыла. Гөлнур ханым ике дә уйламый Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсенә хат ташучы булып эшкә килә. Аннан әлеге һәм Мирный почта бүлекләрен җитәкли. Эшне оештыру сәләте булган хезмәткәрдән җитәкчелек Яңа шәһәр почта элемтәсе бүлеген җитәкләүне сорый. Ханым биредә дә сынатмый: бүлек хезмәт күрсәтү буенча алдынгылар рәтендә. Газетага яздыру нормасын (1900 данә) ел да арттырып үтиләр. Әбунәчеләрне "Зәй офыклары" газетасына яздыруга игътибар итәләр. Кыскасы, бүлек районның әһәмиятле социаль бурычларын хәл итүгә үз өлешен кертә.
- Эшемне яратам, бистә халкыннан хезмәткәрләр адресына рәхмәт сүзләре ишетү мине канатландыра гына, - ди Гөлнур Әсәдуллина.
Чыннан да, халык ышанычын яулау - күп нәрсә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев