Җәмгыять һәм кеше

“Халык белән эшләргә яратам”

Нинди яшьтә булсаң да, яраткан шөгыль кешегә күңел канәгатьлеге бирә, тормыш ваклыклары, мәшәкатеннән аралый, яшәүгә көч өсти. Куш-Елга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина мәдәният тармагында бер ел гына эшләвенә карамастан, районда танылып килә. Ралия ханым тумышы белән Башкортстаннан. Башта медицина өлкәсендә үзен сыный, соңрак педагогика институтын тәмамлап, укучыларга белем һәм...

Нинди яшьтә булсаң да, яраткан шөгыль кешегә күңел канәгатьлеге бирә, тормыш ваклыклары, мәшәкатеннән аралый, яшәүгә көч өсти. Куш-Елга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина мәдәният тармагында бер ел гына эшләвенә карамастан, районда танылып килә.

Ралия ханым тумышы белән Башкортстаннан. Башта медицина өлкәсендә үзен сыный, соңрак педагогика институтын тәмамлап, укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Чаллы шәһәреннән Куш-Елгага кайтып төпләнә. Тынгысыз, актив тормыш алып баручы ханым Куш-Елга мәдәни тормышында кайный башлый. Тормыш иптәше вафатын авыр кичерә, аны активлыгы, тормышны, кешеләрне яратуы гына кайгыдан аралый.

Ралия ханым мәдәният йортын җитәкләүгә алынгач, баш-аягы белән эшкә чума. Мәдәният йорты, андагы җиһаз, кирәк-ярак тузган була. Ул беренче эш итеп җиһаз туплый. Музыка мәктәбеннән кулланышта булган җиһаз һәм кирәк-ярак юнәлтә. Бу эштә аңа эшмәкәр Флер Ногманов булышлык итә. Шул рәвешле, мәдәният йортына яңа сулыш өрелә. Авыл халкын, аның нинди талантлы кешеләре булуын белү максатыннан Ралия ханым һәр йортта була, олысы-кечесе белән аралаша. Җирле язучы Мөнир Талипов белән ныклы элемтәләр урнаштыра, үз эшендә булышырдай актив булдыра. Һәм әлеге актив ярдәмендә халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Ул үзе дә шигырьләр, җырларга көй яза, кубызда уйнау сәләте дә бар. Ралия ханым сугыш һәм хезмәт ветераннары, урта һәм яшь буын белән аерым эшли. Мәдәният йортында үзешчән сәнгать, "Ядкарь" фольклор ансамбле, "Тиктормаслар" балалар җыр һәм бию төркеме, "Төбәгем тургае" нәфис сүз осталары түгәрәкләре эшли. Чәчәк үстерүгә хирыс ханымнар "Чәчәкчеләр", кул эшенә осталар "Оста куллар" түгәрәкләренә йөри. Чаллы "Халыклар дуслыгы" йортыннан "Гөлнәзирә" башкорт фольклор ансамбле белән элемтә урнаштырган. Әлеге ансамбль Куш-Елгада еш кунакта була. Ралия Әхмәдуллина халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең кызыклы, мавыктыргыч алымнарын эзли. Халык үз чиратында янып эшләүче хезмәткәрне тиз үз иткән.

- Вакыт белән исәпләшмәсәң, кеше белән уртак тел тапсаң, таулар күчерергә була, - ди ул.

Аның ниндидер сөйкемле сөяге бар, үзенә тартып тора. Зифа гәүдә, озын толым, елмаюлы караш... Ул чаралар оештырып, үткәреп кенә калмый, алар турында мәкаләләрне "Зәй офыклары" газетасына юллый. Авылның уңган гаиләләре, күренекле кешеләре, башкарылган игелекле эшләр турында еш яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Халык белән эшләргә яратам”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше