Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 26 майдан 9 июньгә кадәр шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Олег Камалюков чыгыш ясады. Соңгы ике атнада бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 39 хәбәр кергән, шуның 23е...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
26 майдан 9 июньгә кадәр шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Олег Камалюков чыгыш ясады.
Соңгы ике атнада бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 39 хәбәр кергән, шуның 23е - урлау, 8е - кыйнау, 2се - мошенниклык. Билгеле булганча, 1 июньнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында закон тулысынча көченә керде. Әлеге уңайдан полиция хезмәткәрләре рейдлар вакытында бу законның үтәлешенә зур игътибар бирә. Ике атна эчендә законны бозган 33 зәйлегә административ беркетмә төзелгән. Димәк, алар штрафка тартылачак (штраф күләме физик затларга 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр). Бу чорда җәмәгать тәртибен бозган 77 кеше административ җаваплылыкка тартылган, төнге сәгать 10нан соң баласы урамда йөргән 5 әти-әнигә дә штраф салынган. Таләпләр катгыйлануга карамастан, руль артына исерек хәлдә утыручылар табылып тора. Ике атнада шундый 14 машина йөртүче ачыкланган.
Район башлыгы әлеге мәсьәлә буенча берничә проблемага басым ясады.
-Шәһәрдә транспорт хәрәкәтен оештыруда җитешсезлекләр күп. Авыр йөк машиналары ничек тели, шулай йөри, аерым алганда "Магнит" сәүдә челтәренә товар ташучы машиналар буенча хәл үзгәрми. ЮХИДИ бүлеге аларга карата тиешле чаралар күрми, - диде ул.
Татьяна Васильевна шәһәрдә комарлы уеннар оештыруга карата полиция хезмәткәрләренә аеруча җитди карау кирәклеген ассызыклады. Чөнки бездә дә әлеге бизнес торымнан торымга баш калкыта.
Янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов районда янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән чаралар турында бәян итте. Ул хәлнең аеруча җитди булуын искәртте. Шуңа күрә республикада 7 июньнән 1 июльгә кадәр янгыннарны кисәтү буенча махсус режим кертелә.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров чыгышында зәйлеләр тарафыннан диспансеризация үтү торышын яктыртты. Быел диспансеризацияне 9480 кеше үтәргә тиеш булса, бүгенгә аны 3124 кеше узган.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Мещанова мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге төзекләндерү эшләре торышын комиссия белән тикшерү нәтиҗәләрен бәян итте. Махсус комиссия Сәрәпәле, Чыбыклы, Иске Маврин, Югары Мәлем һәм шәһәр мәдәният йортында (Мирный бистәсе) тикшерүләр уздырган, кимчелекләр ачыкланмаган.
Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләрендә судан файдаланган, каты көнкүреш калдыклары чыгару буенча әҗәтләрне түләү, үзара салым (самообложение) җыюның торышы тикшерелде. Үзара салым җыю буенча Аксар, Бигеш авыл җирлекләренең яхшы эшләве билгеләп үтелде, шул ук вакытта Якты Күл, Поручик, Ал. Бистәсе һәм кайбер башка авылларда бу эшнең куелышы канәгатьләнерлек булмавы әйтелде.
Киңәшмә ахырында район башлыгы анда катнашучыларны бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев