9 октябрь - Бөтендөнья почта көне. Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт интернет челтәре чолгап алган заманда да актуальлеген югалтмый. Кешеләрнең ихтыяҗы аңа һаман зур. Почта хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерү, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта...
9 октябрь - Бөтендөнья почта көне.
Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт интернет челтәре чолгап алган заманда да актуальлеген югалтмый. Кешеләрнең ихтыяҗы аңа һаман зур.
Почта хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерү, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар.
Шәһәрдәшебез Елена Кузнецова - менә шундый көтеп алынучы һөнәр ияләренең берсе. 26 ел гомерен почта хезмәтенә багышлаган Елена Федоровна, пенсия яшенә җитеп килүенә карамастан, җитезлеге, өлгерлеге, гәүдәсенең төзлеге белән яшьләргә биргесез.
- Участогымда яшәүчеләрнең газета-журналларны, солдат уллары, кадерле кешеләреннән хатларны көтеп торуын белгәнгә, аларны тиз арада адресатларына тапшырырга тырышам. Гел хәрәкәттә булгангадыр, артык гәүдә авырлыгыннан интекмим, - дип елмая ул.
Әйе, хат ташучыны аяклары туйдыра, дисәң дә дөрес булыр. Чөнки Елена Кузнецова Нефть базасы, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләрендә яшәүче 500ләп адресатка газета-журнал, корреспонденция, хат тарата. Төрле хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре, пенсия акчасы өләшү дә хат ташучыларга йөкләнгән. Кайбер көннәрдә Елена ханымга үз карамагындагы 12 урамны икешәр тапкыр урарга туры килә: төшкә кадәр пенсия тарату белән шөгыльләнсә, төштән соң почта өләшүгә керешә. Пенсия акчасы йөртүгә аеруча игътибарлы карый.
Почтада хезмәт чорының 7 елын хат ташучы булып эшләгән Еленаны әлеге бистәләрдә яшәүчеләр әллә кайдан танып ала. Кайберәүләр капка төбенә чыгып ук каршы алса, икенче-ләре аның килер сәгатен йорттан чыгып китмичә көтеп тора. Хат ташучыдан канәгатьме, почтаны үз вакытында аласызмы дигән сорауга кешеләр, безнең Лена сәгать кебек эшли, газета-журналны чыккан көнне үк китереп бирә, диләр. Елена Федоровна үзе дә төгәллек яратуын әйтә. Моңа иң беренче чиратта почта бүлегендә эшли башлаган чорда телеграммалар кабул итү һәм тапшыруда хезмәт итү нык йогынты ясады, ди. Чөнки минут, секундлар белән билгеләп барылучы һәр хәбәр төгәл, тиз эш йөртүне таләп итә. Күркәм гадәткә әйләнгән бу сыйфаты аңа хат ташучы булгач та бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ирек бирми. Почта бүлеге башлыгы Валентина Мещанова, карусыз, кушканны җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр турында мактауга лаек, ди.
Әлеге язманы әзерләү өчен дә без аны Беренче Май урамында почта өләшеп йөргән вакытта очраттык. Аның кулындагы газеталарның күпчелеге җирле басмалар - "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталары булу күңелебезгә аеруча хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев