Нефть һәм газ табу тарма гында династияләре белән хезмәт куючылар шактый. Шуларның берсе - тумышлары белән Зәйдән булган Александровлар династиясе. Гаилә башлыгы Вячеслав "Елховнефть"тә эшләп лаеклы ялга чыкты. Валентина Андреевна исә "Елховнефть" идарәсенә караган "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагерен җитәкли. Өлкән уллары Сергей Александров - Югары Уратмада (элекке "Чиш-мәнефть") сервис хезмәте күрсәтү...
Нефть һәм газ табу тарма гында династияләре белән хезмәт куючылар шактый. Шуларның берсе - тумышлары белән Зәйдән булган Александровлар династиясе. Гаилә башлыгы Вячеслав "Елховнефть"тә эшләп лаеклы ялга чыкты. Валентина Андреевна исә "Елховнефть" идарәсенә караган "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагерен җитәкли. Өлкән уллары Сергей Александров - Югары Уратмада (элекке "Чиш-мәнефть") сервис хезмәте күрсәтү бүлегендә смена башлыгы, икенче уллары Алексей "Татнефть"тә төзелеш проектларын тормышка ашыру буенча идарәдә беренче категорияле инженер булып хезмәт куя. Оныклары Владислав та нефтьче булырга хыяллана: Әлмәт политехник техникумында укый. Кыскасы, Александровлар гаиләсеннән нефтьчеләр тармагында өч буын вәкил дә бар. Бу көннәрдә әлеге династиянең өлкән буын вәкиле Валентина Андреевна 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Валентина Андреевна 20 ел элек "Зәйнефть" идарәсенең сәүдә бүлегенә эшкә килә. Аннан ул участок башлыгы булып күтәрелә. "Зәйнефть" белән "Елховнефть" идарәләре берләшкәч, "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагере директоры урынбасары итеп күчерелә һәм менә биш ел әлеге лагерьны җитәкли. Лагерь үзенә җәен республиканың көньяк-көнбатыш нефть тармагында эшләүчеләрнең балаларын сыендырса, кышын ул - әлеге тармакта эшләүчеләрнең гаиләләре белән ял итү урыны. Балалар һәм хезмәткәрләр ялы һәм сәламәтлеге яшь буын үсеше һәм хезмәт потенциалын ныгытуга зур өлеш кертә. Җәен лагерь яшеллеккә, гөл-чәчәккә күмелә. Биредә елның теләсә кайсы фасылында матурлык, тәртип, чисталык. Лагерьда 20 хезмәткәр эшли, алар хезмәте автоматлаштырыла бара. Корпуслар, ашханәгә ел саен агымдагы ремонт ясала. Язын биредә - җәйге, октябрь аенда кышкы сезонга әзерлек эше барса, сентябрь аенда исә туйлар, юбилейлар үткәрүгә заявкалар кабул ителә.
Валентина Андреевна җи-тәкчелек иткән дәвердә корпуслардагы бүлмәләрдә, ашханәдә җиһазлар алыштырылган, люкс номерларында телевизор булдырылган, һәр корпуста, һәр катта яңа телевизор алынган. Узган ел исә ике катлы бинаны капиталь ремонтлап, аның беренче катында медпункт барлыкка килгән, икенче кат административ-көнкүреш корпус итеп эшләнгән.
-Алга таба биләмәне төзекләндереп, агач-куаклар утыртырга, спорт мәйданчыклары һәм уен җиһазларын төзекләндерергә ниятлибез, - ди Валентина Андреевна.
Һөнәри осталык, эшкә үҗәтлек, оештыра белү, та-ләпчәнлек кебек сыйфатлар хас җитәкчене коллективта яраталар, үз итәләр.
-Җитәкче, лагерь эшчәнлегеннән без канәгать. "Елховнефть"нең социаль яктан үсешендә аның да тыйнак өлеше бар, - ди идарә житәкчелеге.
Валентина Андреевна - гаиләдә уңган хуҗабикә. Дүрт онык та үстерешә.
-Тотрыклы, перспективалы тармакта эшләвем белән горурланам, әлеге җәһәттән улларым өчен дә җаным тыныч, - ди ул, чиксез куанып.
Валентина Андреевнаның хезмәте тиешенчә бәяләнде: ул күп мәртәбәләр "Елховнефть", "Татнефть" АҖ Мактау грамоталарына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев