Җәмгыять һәм кеше

Хезмәт батыры янында

Ватан каһарманнары көне уңаеннан Куш-Елга авылында гомер итүче мөхтәрәм хезмәт герое Мәсгуть Гыйльфановны йортына килеп тәбрикләү матур традициягә әйләнде. Язын 70 яшен тутырган Мәсгуть абый быел да кунакларны дулкынланып каршы алды. Район башлыгы Татьяна Воропаева кулыннан бүләкләр алганда аның күзләре яшьләнде. - Менә ничә ел рәттән шушы көндә мине хөрмәтләп-зурлап...

Ватан каһарманнары көне уңаеннан Куш-Елга авылында гомер итүче мөхтәрәм хезмәт герое Мәсгуть Гыйльфановны йортына килеп тәбрикләү матур традициягә әйләнде. Язын 70 яшен тутырган Мәсгуть абый быел да кунакларны дулкынланып каршы алды. Район башлыгы Татьяна Воропаева кулыннан бүләкләр алганда аның күзләре яшьләнде.

- Менә ничә ел рәттән шушы көндә мине хөрмәтләп-зурлап тәбрикләү күңелне кузгата. Көнне-төнгә ялгап кырларда тир түгүнең эссез югалмавына сөенәм, - ди ул.

Мәсгуть Хәйретдин улы Гыйльфанов - "Хезмәт даны" орденнарының тулы кавалеры, Татарстанның атказанган механизаторы, ВДНХның алтын медале һәм башка күп кенә югары дәрәҗә бүләкләргә лаек булган районыбызның күренекле кешесе.

VII сыйныфны тәмамлауга, ул фермада хезмәт юлын башлый. Беләкләре ныгый башлаган егетне басу-кырларны дер селкетеп йөрүче "тимер ат" үзенә тарта. Әтисез гаиләдә үсүче Мәсгутьнең кайдадыр барып һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булмый. Бәхетенә, Түбән Биш мәктәбендә, Чаллыдан килеп, механизаторлар әзерләү курсы ачып җибәрәләр. Биредә бик теләп "тимер ат"ны иярләү серләренә төшенә һәм 32 ел гомерен механизаторлык һөнәренә багышлый. Ул районда гына түгел, республикада билгеле шикәр чөгендере игү остасына әверелә. Уңышны мул итеп үстерүдә, югалтуларсыз җыеп алуда рационализаторлык алымнары тәкъдим итә, аны үз хезмәте белән дәлилли. Чөгендерне чәчкәннән алып уңышын җыеп алганчыга кадәр тракторы белән басуларны ничә кат ураганын хәтерләп тә бетерә алмый Мәсгуть абый. Уллары үсеп җиткәч, ул аларны да үз артыннан ияртеп кырга алып чыга. Олы улы Илдарны үз тракторына утырта, ә үзе комбайнда чөгендер алуда эшли. Илдар армиягә киткәч, аны икенче улы Ирек алыштыра. Шулай итеп, чөгендер игүдә Гыйльфановлар династиясе барлыкка килә. Өлкән Гыйльфанов биш ел рәттән районның "Кыр батыры" исеменә лаек була. Менә шушы тырыш хезмәте өчен ул 1975 елда III дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены белән бүләкләнә. II дәрәҗә орденны 1981 елда ала һәм тагын 5 елдан "Хезмәт даны" орденының тулы кавалеры булып таныла. Мәсгуть абыйны тәбрикләргә килгән район башлыгы бу орденнарның бик зур хезмәт бәрабәренә бирелүен ассызыклады.

- Районыбыз абруен ил күләмендә күтәрүдә сезнең өлешегез зур. Саулыгыгыз белән исәпләшмичә, мул уңыш өчен җан атып яшәвегез, эшләвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Алга таба да менә шулай кадер-хөрмәттә яшәгез, - диде ул.

Мәсгуть абый тормыш иптәше Рәхилә апа белән авыл уртасында зур, иркен йортта яшиләр. Төп йортка 4 бала, кияү-киленнәр, 10 онык бәйрәмнәрдә - кунак, эш вакытында ярдәмчеләр буларак еш җыела. Өлкәннәр үзләре дә без 70тә инде дип кул кушырып утырмыйлар: мал-туар, кош-корт асрыйлар, каралты-куралары да төзек, иркен. Бөтерчектәй бөтерелеп йөрүче Рәхилә апа, без әле үзебезне эшсез утыра алучы, тормыш арбасыннан төшеп калган кешеләр итеп хис итмибез, ди. Биш вакыт намазын укырга да вакыт таба, тормыш иптәше Мәсгуть абыйны да атна саен мәчеткә җомга намазына хәстәрләп озата ул. Киләсе елның 8 мартында алар алтын туйларын билгеләп үтәргә җыена. Хезмәтләре һәм күркәм гамәлләре белән үрнәк булган бу кешеләргә ничек сокланмыйсың?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хезмәт батыры янында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше