Җәмгыять һәм кеше

Хезмәте белән хөрмәт казанды

Укытучы! Җирдә яшәүче һәр кеше бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Ул һәр укучысын үз баласы кебек якын күреп, аларның уңышларына сөенеп, ялгыш адым ясауларына көенеп яши. Сүзебез укытучы һөнәрен сайлап, гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биреп, хезмәтендә хөрмәткә лаек булган мөгаллимә Рәмзия Гыйззәтуллина хакында. Тумышы белән Рәмзия...

Укытучы! Җирдә яшәүче һәр кеше бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә.
Ул һәр укучысын үз баласы кебек якын күреп, аларның уңышларына сөенеп, ялгыш адым ясауларына көенеп яши. Сүзебез укытучы һөнәрен сайлап, гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биреп, хезмәтендә хөрмәткә лаек булган мөгаллимә Рәмзия Гыйззәтуллина хакында.

Тумышы белән Рәмзия апа - хезмәт сөючән, тырыш Аксар авылыннан. Әти-әниләре - гади колхозчылар. Ул үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында, ишле гаиләдән чыгып, югары белем ала. Тукай шигырләре аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану", Әхмәт Ерикәйнең "Матурлык" әсәрләрен укучыларга беренче булып җиткерүче, аларны әдәби геройлар аша матурлыкка, батырлыкка, мәрхәмәтлелеккә өндәүче булды, яхшыны яманнан аерырга, туган җирне яратырга, туган авылың белән горурланырга өйрәтте. Рәмзия Вилдановна - һәрвакыт ачык йөзле, аралашучан кеше. Ул ике дистә елга якын мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып торды. Аның укучылар һәм укытучылар белән мөнәсәбәте, педагогик карашы бик тә отышлы һәм урынлы иде. Ул эшләү дәверендә гел яңалыкка омтылучы укытучы-остаз булды. Рәмзия апаның хезмәт стажы - 45 ел. Мәктәпкә зәвыклы киенеп йөрүе, дикцияле сөйләме, кешелекле, ярдәмчел, юмарт булуы да үрнәк иде. Гөлләр, чәчәкләр үстерүче дә, аш-су остасы да, ире Габбас абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерүче ана да ул.

Әй, ул үткән еллар... Ир хатыны, балалар анасы, тынгысыз гаилә тормышы алып барган вакытларда да, хатын-кызлар советы рәисе булып җәмәгать эше алып барды, хатын-кыз хезмәтенә югары бәя биргән елларда мәркәзебезгә Татарстан хатын-кызлары съездына делегат итеп сайланды. Ул Татарстан Югары Советы секретаре Дания Дәүләтшина вакытында хатын-кызлар хезмәтенә, көнкүрешенә зур игътибар бирелүе турында әле дә искә ала. Мәктәптә генә түгел, авыл хезмәтчәннәре арасында да актив җәмәгать эшләре алып барган, авыл һәм район Советы депутаты булган, коллектив белән район мәдәният йортында чыгыш ясаулары, "Күп балалы әниләр", "Уйнагыз, гармуннар!" һәм башка ки-чәләрдәге фоторәсемнәре истәлек булып аның хәзинәсендә саклана. Халык мәгарифе отличнигы, бик күп Мактау кәгазьләре иясе, хезмәт ветераны Рәмзия апа һаман да кешеләр арасында. Җирле ветераннар советын җитәкли, шәһәр-район мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы әгъзасы булып тора. Ул район мәгариф ветераннарының һәрберсе турында хәбәрдар, аралашып яши. Аның тынгысызлыгын, кешеләргә карата игътибарлы-ихтирамлы булуын искә тотып, соңгы чакырылыш сайлаулар вакытында Аксар авыл җирлеге Советына депутат итеп сайладылар.

Бу көннәрдә Рәмзия апа үзенең 70 яшьлек бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Туган йорт җылысын саклап, кызлары-кияүләре, оныклары өчен бик тә кирәкле терәк, киңәшче булып, тормыштан ямь-тәм табып, һәрнәрсә белән кызыксынып, әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмыйча, замана белән бергә атлый ул. Үзенең дүрт туганы балалары гына түгел, Габбас абый туганнары, балалары да аны үз итәләр, кайтып әти-әниләренең туган нигезләреннән җан җылысы, яшәү дәрте алып китәләр.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Ходай Тәгалә биргән гомерең сәламәтлектә үтсен. Балаларың, якыннарыңның кайгы-хәсрәтен күрмичә, гомер сукмагыңнан шулай атларга язсын.

Тәскирә Шәвәлиева, Гөлнур Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хезмәте белән хөрмәт казанды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше