Җәмгыять һәм кеше

“Хезмәтебез катлаулы һәм күпкырлы”

Эльмира Хуҗинаның социаль яклау идарәсе башлыгы булып эшләвенә - өч ел. Аңа кадәр ул район Советының гомуми бүлеген җитәкләде. Белгечлеге буенча социаль хезмәткәр - практик психолог. Социаль яклау системасы - аңа таныш, аңлаешлы тармак. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан сүзне Эльмира Хуҗинаның үзенә бирәбез. - Социаль яклау тармагының үткәне тирәндә. Тармакның...

Эльмира Хуҗинаның социаль яклау идарәсе башлыгы булып эшләвенә - өч ел. Аңа кадәр ул район Советының гомуми бүлеген җитәкләде. Белгечлеге буенча социаль хезмәткәр - практик психолог. Социаль яклау системасы - аңа таныш, аңлаешлы тармак. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан сүзне Эльмира Хуҗинаның үзенә бирәбез.

- Социаль яклау тармагының үткәне тирәндә. Тармакның өр-яңа тарихы 1991 елда, социализм җиңүләреннән баш тартып, икътисадта базар мөнәсәбәтләренә күчкән чордан башлана. 1990 елдан башлап илебездә халыкның ярлылар һәм байлар катламына бүленүе башланды. Халыкның күпчелек өлеше ярлылар булу сәбәпле, социаль тәэминат органнарында социаль яклау бүлекләре оештыру кирәк булды. 2001 елдан Социаль тәэминат министрлыгы Социаль яклау министрлыгы итеп үзгәртелде. 8 июнь Социаль хезмәткәрләр көне дип билгеләнде һәм без быел унберенче мәртәбә һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез.

Безнең тармак эшчәнлеге кереме яшәү минимумыннан түбән булган - өлкәннәр, ветераннар, инвалидлар, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр белән эшләүдән гыйбарәт. Моңа өстәп, без бәлагә тарыган һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга, тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итәбез. Тормышның теләсә нинди авыр, катлаулы шартларында калырга мөмкинбез. Бәла-каза, хәвеф-хәтәрдән беркем дә хали түгел.

Шәһәр-районда социаль ярдәм алучылар 39 процент тәшкил итә. Узган ел социаль ярдәм күрсәтүгә 140 миллион сумнан артык акча тотылды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 153 балага, 165 инвалид һәм инвалид балага - тернәкләндерү үзәкләренә, 139ына шифаханәләргә юллама бирелде. Авыр хәлдә калган 26 балага халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә кайнар аш һәм тернәкләндерү процедуралары оештырыла.

Социаль-тернәкләндерү бүлегенең яңа, заманча бинада эшчәнлек алып баруы - районыбыз горурлыгы. Биредә социаль хезмәтләр, сихәтләндерү процедуралары төре арта. Бүлек инвалидлар белән эшләүне өстенлек итә. Гаилә һәм балалар белән эшләү, өйгә йөреп социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекләре, участок социаль ярдәм хезмәте эшчәнлеге дә яхшылар рәтендә. Хезмәтебез психологик яктан үтә катлаулы, хезмәткәрләрдән сабырлык, итагатьлек, үз эшен намус белән яратып башкару сорала. Безнең тармакта очраклы кеше эшли алмый. Һәр хезмәткәребез игелекле, аңлый, хәлгә керә белә. Социаль хезмәткә бары тик дөньяны мәрхәмәт, игелек коткарыр дигән төшенчәгә инанганнар гына килә. Андыйлар бездә җитәрлек. Марина Карпова, Галина Ишмякова, Гүзәлия Вәлиева, Людмила Ерунова, Людмила Симонова, Надежда Биканова, Дарья Филипповалар һөнәри бәйрәм уңаеннан хаклы рәвештә бүләкләнәчәк. Мин шәхсән һәр хезмәткәрем белән горурлана алам.

Хөрмәтле коллегалар, Социаль хезмәткәрләр көне - безнең һөнәри осталыгыбызны, җан җылысы өләшүчеләр булуыбызны, безнең ярдәмгә мохтаҗларга битараф түгеллегебезне лаеклы тану ул. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт кебек изге кыйммәтләрдән беркайчан аерылмагыз. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен мин сезгә рәхмәтлемен. Үзегезгә һәм якыннарыгызга яңа иҗади уңышлар, сәла-мәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Хезмәтебез катлаулы һәм күпкырлы”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше