Җәмгыять һәм кеше

«Хезмәтем белән хәзер дә горурланам»

Замана үзгәргән саен төрле хезмәтләрнең исем-нәре дә үзгәрә тора, законнар да камилләшә бара. Дәүләт иминлеген саклау да төрле елларда төрлечә аталды. Без аны тарих аша ВЧК, КГБ дип тә беләбез, ә хәзер бу орган федераль иминлек хезмәте (ФСБ) дип атала. Әмма исем үзгәрсә дә, максатлар бер кала - куркынычсызлык хезмәткәрләре...

Замана үзгәргән саен төрле хезмәтләрнең исем-нәре дә үзгәрә тора, законнар да камилләшә бара. Дәүләт иминлеген саклау да төрле елларда төрлечә аталды. Без аны тарих аша ВЧК, КГБ дип тә беләбез, ә хәзер бу орган федераль иминлек хезмәте (ФСБ) дип атала. Әмма исем үзгәрсә дә, максатлар бер кала - куркынычсызлык хезмәткәрләре армый-талмый террорчылык, оешкан җинаятьчелек, шпионлыкка каршы көрәшә, дәүләт чикләрен саклый. Димәк, Россия гражданнарының иреге һәм хокуклары ышанычлы яклану, җәмгыятьнең тотрыклылыгы әлеге орган хезмәткәрләренең компетентлылыгыннан, югары әзерлек дәрәҗәсеннән, курку белмәс йөрәкле булуыннан тора. Нәкъ менә шушы сыйфатларны үзендә туплаган кешеләрнең берсе турында сөйләп үтәсе килә. Ул - Михаил Сергеев.

Михаил Николаевич - Россия иминлеге органнарына 25 ел хезмәт юлын багышлаган кеше. Ул Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Зәй бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Лаеклы ялга 1999 елда органнарда хезмәт итү вакытын тулысы белән үтәп чыга. Шулай да ул - эш сөючәнлеге, хезмәтсез тора алмавы сәбәпле, башта коммерция оешмасында машина йөртүче буларак эшләвен дәвам итсә, хәзер исә инде 10 еллап нефть тармагында куркынычсызлык хезмәте өчен җавап тотучыларның берсе.

Михаил Николаевич хәрби хезмәтен Германиядә үтә, ә хезмәтен тутырып кайткач автохуҗалыкка эшкә урнаша. 1974 елда КГБ системасына эшкә чакыргач, китап, кинолар аша таныш булган бик четерекле хезмәт органнарында үзен сынап карау теләге туа. Беренче җитәкчесе Михаил Коньков, аңа яшь хезмәткәр буларак, яңа эш алымнарын үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге хезмәттә иң беренче чиратта үзеңә тәгаенланган территорияне яхшы белү, кешеләрнең эчке дөньясын аңлау мөһим икәнлеген төшенгән егет башы-аягы белән эшкә чума. Һәм машина йөртүченең бурычлары шактый күп булуын аңлый. Җаваплылык зур булса да, ул хезмәтен бик ярата. Хезмәт дәверендә берничә җитәкче белән эшләргә туры килә аңа, тырышлыгын, үҗәтлеген күргән җитәкчелек Сергеевка һәрчак ышаныч белән карый. Иминлек органнарында эшләгән вакыты турында артык җентекләп сөйләми, бары тик һәр башкарган эшнең мөһим булганлыгын гына ассызыклый. Нәтиҗәдә озак еллар, намуслы хезмәте өчен ул "Россиянең Татарстан Республикасы буенча федераль куркынычсызлык хезмәте ветераны" медале белән бүләкләнә, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да шактый.

Михаил Сергеевның тылы да нык. Тормыш иптәше Валентина Александровна - шәһәрдә билгеле кеше. Ул озак еллар "Кызыл калфак" балалар бакчасы мөдире булып эшләде, әле дә ул шәһәркүләм чараларда актив катнаша. Чәчәкләр үстерергә ярата, бассейнга йөри, өлкән яшьтәгеләргә гимнастика ясату белән шөгыльләнә. Сергеевлар ике ул тәрбияләп үстереп, хәзер оныкларын карашырга булышалар. Кыш көннәрендә алар бергәләшеп чаңгыда урманга чыгарга яраталар.

Иминлек органнары тарихына күз салсаң, анда нәкъ менә Михаил Сергеев кебек үз эшенә бирелгән, Ватанга тугрылыклы, ил мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләрнең бу хезмәтнең төп тоткалары булуын аңлыйсың. Дөреслек, намус, Ватанга мәхәббәт принциплары күренмәс фронт көрәшчеләре буынын бер-берсенә бәйләүче булып тора.

Сер түгел, федераль иминлек органы хезмәткәрләренең язмышы үзенчәлекле. Бу хезмәтне башкарырга алынган кешегә куркыныч тудырырдай хәлләрне алдан тоемлап, аны булдырмый калу чарасын күрергә, шул ук вакытта хезмәт серләрен дә саклый белергә кирәк. Шуңа күрә алар турында без бик аз беләбез.

- Әгәр миннән хәзер, сиңа тагын бер гомер бирелсә, шушы хезмәт юлын сайлар идеңме дип сорасалар, һичшиксез, әйе, дип әйтер идем. Хезмәтебез авыр, әлеге органнарда эшләүчеләр турында тискәре фикер тудырырга теләүчеләр булса да, мин бүген бу хезмәтне башкаручылар белән горурланам. Ә алар рәтендә ил иминлеге өчен үземнең дә өлеш кертә алуым сөендерә. Бу орган хезмәткәрләре - дошман өчен аяусыз; тәртипле, яклауга мохтаҗ кешеләр өчен ышанычлы дус. Әлеге фронтта фидакарь хезмәт куючыларны, ветераннарны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм, - ди Михаил Сергеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Хезмәтем белән хәзер дә горурланам»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше