Җәмгыять һәм кеше

Хисап чоры башланды

Иминият взносы түләүчеләр өчен отчет кампаниясе старт алды. Пенсия фонды идарәсе тарафыннан 1 апрельдән 2014 елның беренче кварталы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчетлар кабул итү башланды. Яңа форма оешма буенча мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминиятенең исәпләнгән һәм күчерелгән взнослар һәм һәр иминиятләнгән зат буенча шәхси персонифицирланган исәп...

Иминият взносы түләүчеләр өчен отчет кампаниясе старт алды. Пенсия фонды идарәсе тарафыннан
1 апрельдән 2014 елның беренче кварталы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчетлар кабул итү башланды.

Яңа форма оешма буенча мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминиятенең исәпләнгән һәм күчерелгән взнослар һәм һәр иминиятләнгән зат буенча шәхси персонифицирланган исәп мәгълүматларын үз эченә ала. Хисап бирүнең соңгы көне - 15 май. Отчетларны вакытында тапшырмаучыларга закон нигезендә штрафлар карала.

Отчет бирүнең яңа формасы һәм аны тутыру тәртибе Пенсия фондының www.pfvrf.ru сайты "Эш бирү-челәргә" бүлеге, махсус исәп-хисап системалары, "Взнос түләүченең шәхси кабинеты", шулай ук Пенсия фондының Татарстан буенча сайтында (www.pfvrf.ru) урнаштырылган. Моннан тыш, Россия Пенсия фондының ирекле керү сайтында отчетларны әзерләү һәм тикшерү өчен яңа программалар бирелә, алар эш процессын күпкә җиңеләйтә. Сайлап алу өчен электрон формада отчет төзүнең 4 программасы, ә отчетларны тикшертүнең 1 программасы тәкъдим ителә. Отчет бирүнең бердәй формасына күчү иминият взнослары түләүчеләргә административ йөкләнешне киметә.

Яңа форманың үзгәрешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-иминиятләүче биргән шәхси мәгълүматларда түләнгән иминият взносларының суммасы күрсәтелми;

-2014 елдан иминият взнослары түләве бер хисап документы белән иминият һәм тупланма өлеше аермыйча чагылдырыла;

-иминиятләнгән затның яшь үзенчәлеген, гражданлыгын һәм пенсия тәэминатын сайлау вариантын исәпкә алып, иминият һәм тупланма өлешне билгеләү персонифицирланган хисап мәгълүматлары буенча пенсия фонды тарафыннан башкарыла;

-иминият взнослары буенча бурычлар, исәпләп чыгару һәм түләүләр 2010-2013 еллар чоры өчен чагылдырыла;

-2.4 форманың яңа бүлекчәсе махсус эш шартлары бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча өстәмә тарифлар буенча иминият взнослары түләү үзенчәлекләрен чагылдыра.

Зәния Йосыпова, идарә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хисап чоры башланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше