Җәмгыять һәм кеше

Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе ул

Армиягә көзге чакырылыш уңаеннан мәктәпләрдә «"Хокук белеме мәктәбе» дәресләре уза. Әлеге дәресләрнең максаты укучыларга хәрби хезмәт яшендәгеләрнең хокуклары һәм бурычлар, яңа мәгълүматлар җиткерүдән гыйбарәт. Аның чираттагысы 1нче мәктәптә узды. Малайлар-кызларда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, педагог Виктор Китов...

Армиягә көзге чакырылыш уңаеннан мәктәпләрдә «"Хокук белеме мәктәбе» дәресләре уза. Әлеге дәресләрнең максаты укучыларга хәрби хезмәт яшендәгеләрнең хокуклары һәм бурычлар, яңа мәгълүматлар җиткерүдән гыйбарәт. Аның чираттагысы 1нче мәктәптә узды. Малайлар-кызларда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, педагог Виктор Китов чыгышлары кызыксыну уятты.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчылар, запастагы солдат һәм офицерлар тырышлыгы белән районда яхшы хәрби һәм хезмәт традицияләрен яңадан торгызу, яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Район-шәһәр мәктәпләренең күбесендә хәрби дан музейлары, хәрби-патриотик клублар, кадет сыйныфлары бар. Шуларның берсе - 1нче мәктәп. Биредә кадетлар сыйныфы иң беренчеләрдән булып оешты. Шул рәвешле, бу мәктәптән өч кадет сыйныфы чыгарылды. Агымдагы елда оешкан кадет сыйныфында 30 егет-кыз белем һәм сугышчан тәрбия ала. Биредә кадет сыйныфын тәмамлаган Алексей Абдулов, Айрат Габидуллин Петербург хәрби академиясендә укыйлар. Кадет сыйныфлары нәтиҗәгә эшли, димәк. Гомумән, кадетчылар әтиләр һәм бабайларның данлы традицияләрен дәвам итә. Әлеге мәктәптә кадет сыйныфларында укытучы Виктор Китов чыгышын укучылар дикъкать белән тыңлады. Ул үзенең армиядәге хезмәте, Ватанга, хәрби антка, хезмәт һәм хәрби бурычка тугрылыгы, кадет сыйныфларының нәтиҗәгә эшләве турында сөйләде.

1нче мәктәпне тәмамлап, армия хезмәтендә булып кайткан Дмитрий Попко хәзерге солдатларның кайгыртулы булуы турында әйтеп, физик әзерлек белән мораль яктан нык булу кирәклеген дә ассызыклады. Гомумән, армия хезмәте үтү кирәк, аннан качып йөрмәскә киңәш итәр идем, диде ул.

Әлеге мәктәпне тәмамлап, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр дә бар. Әфганстан сынавы аша үткән кыю ир-егетләр белән горурланырлык. Күкрәкләрен медальләр бизәгән әфганчы Сергей Хрипунов чыгып баскач, зал бераз тынып калды. Сергей үзе дә дулкынланды, армия хезмәтенең мөһимлеген, аның тормыш, чыныгу мәктәбе булуына тукталып, Ватанга, үз халкыңа мәхәббәт, гражданлык һәм хәрби бурычка тугры булу кирәклеген әйтте. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Кадет сыйныфлары эшләп килгәнгәдер, биредә армия хезмәтенә караш уңай, укучыларның күбесе бүгеннән хәрби хезмәт үтәргә әзер.

Хәрби хезмәт турында кинолар карыйм, үземне мораль яктан солдат булырга әзерлим, ди Сергей Лукьянов. Сергей мәктәптә баскетбол белән шөгыльләнә, димәк, физик әзерлеге бар дигән сүз. IX сыйныф укучысы Азат Гафуров башта югары уку йортын тәмамлыйм, аннан, һичшиксез, армиядә хезмәт итәчәкмен, ди. Шунысы игътибарга лаек, әлеге мәктәптән кызларның да армиягә бару теләге юк түгел. Кадет сыйныфларында укыган Ольга Сынькова контракт буенча элемтәче буларак хезмәт итәр идем, ди. Радиопеленгация буенча өйрәнүләрем бар, хезмәтемдә кадет сыйныфында алган белемнең ярдәме тими калмас, ди Ольга. Ангелина Шириазданова да армия хезмәтенә бару теләге белән яна. Ангелина - көрәшче, ул IV сыйныфтан ирекле көрәш белән мавыга, Татарстан чемпионы исемен яулаган. Аның да теләге - элемтәче булу. Ватан сагына басуга кызларның да теләге булу куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе ул
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше