Җәмгыять һәм кеше

Җиңү җиңел бирелмәде

Туган як тарихын өйрәнү музеенда Җиңү көне уңаеннан "Фронтовиклар! Орденнарыгызны тагыгыз!" дигән очрашу үтте. Аңа Василий Емелин һәм очучы Петр Васильевның балалары чакырылды. Майның беренче декадасында гадәт буенча түгел, йөрәк кушуы белән Бөек Ватан сугышы солдатларын искә алабыз. Сугыш - совет халкы язмышына туры килгән зур сынауларның берсе. Җиңү җиңел...

Туган як тарихын өйрәнү музеенда Җиңү көне уңаеннан "Фронтовиклар! Орденнарыгызны тагыгыз!" дигән очрашу үтте.

Аңа Василий Емелин һәм очучы Петр Васильевның балалары чакырылды. Майның беренче декадасында гадәт буенча түгел, йөрәк кушуы белән Бөек Ватан сугышы солдатларын искә алабыз. Сугыш - совет халкы язмышына туры килгән зур сынауларның берсе. Җиңү җиңел генә бирелмәде, аңа урау юллар аша килде халкыбыз, җиңү шатлыгы, югалтулар ачысын да татырга туры килде. Сугыш җиле тимәгән бер генә гаилә дә калмады.

Василий Петрович Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын кабат искә төшерде. Әтиләре Петр Константинович турында балалары Зинаида белән Михаил Васильевлар мавыктыргыч истәлекләре белән уртаклашты. Алар әтиләренең яралануы, аны коткаручы кешене белергә теләп ничә еллар эзләнү эше алып барулары турында сөйләде, музейга әтиләренең фотосурәтләрен бүләк итте.

Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин ветеранны, катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җиңү җиңел бирелмәде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше