Җәмгыять һәм кеше

Ярминкә эшле итте

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 478 эшсез исәптә тора. Агымдагы ел башыннан үзәк тарафыннан ике мәртәбә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 11 кеше - Чаллы автомобиль заводына, 20се "Персонал белән идарә итү үзәге" ҖЧШенә эшкә юллама алды. Узган атнада Чаллы кою заводы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Ул көнне иртән үк...

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 478 эшсез исәптә тора. Агымдагы ел башыннан үзәк тарафыннан ике мәртәбә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 11 кеше - Чаллы автомобиль заводына, 20се "Персонал белән идарә итү үзәге" ҖЧШенә эшкә юллама алды.

Узган атнада Чаллы кою заводы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Ул көнне иртән үк үзәккә шактый зәйле җыелды: аларның һәркайсы эшле булырга өметләнде. Лидия Волкова исә ярминкә буласын үзәккә килгәч ишеткән, эшсезлек буенча исәптә түгел ул, шулай да торымнан-торымга бирегә килеп тора. Ул ялгызы бала үстерә. Аңа кайда гына эшләргә туры килмәгән. Автоагрегат заводында - оператор, ипи заводында машинист булып та эшләгән. Әлеге ярминкәгә зур өмет баглый ханым. Ә менә Валентина Перцевага ярминкә буласын иптәш кызы әйткән. Ул да үзәктә исәптә тормый, аның өчен соңгы эш урыныннан керем турында белешмә кирәк, ә ул шикәр заводында сезонлы эштә эшләгән. Владимир Гайков исә өч ай инде эш эзли. Эшсез тору яман икән, эшле булсам, кадерен белер идем, ди ул. Үзәккә килгән зәйлеләрдә күпме язмыш, күпме борчу...

Кою заводының персоналлар белән эшләү белгечләре аларның һәрберсен дикъкать белән тыңлап, тиешле һөнәрләр белән таныштырды. Заводның персоналлар белән эшләү идарәсе башлыгы Римма Зәкиева әйтүенчә, заводта 7 мең кеше хезмәт куя, шуның 70 проценты - ир-егетләр. Заводка эшкә вахта ысулы белән Минзәлә, Менделеевск, Зәй шәһәрләреннән эшчеләр йөри. 400гә якын зәйле әлеге заводта хезмәт куя. Безгә 300ләп эшче кул, аеруча яшьләр җитми, ди Римма Зәкиева.

Ярминкә 20 зәйлене эшле итте. Халыкка башка шәһәргә йөреп эшләргә туры килсә дә, эшле булуларына сөенә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ярминкә эшле итте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше