Җәмгыять һәм кеше

Яшәешебез аларга бәйле

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яз әлеге тармак хезмәткәрләре өчен шәһәрне, бистәләрне чистарту, матурлау буенча мәшәкатьле чор булса да, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү форсаты да. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов,...

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яз әлеге тармак хезмәткәрләре өчен шәһәрне, бистәләрне чистарту, матурлау буенча мәшәкатьле чор булса да, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү форсаты да. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев котлады.

-Тынгысыз, кирәкле хезмәтегез белән чисталык, матурлык тудырып, башкаларның күңелен, кәефен күтәрәсез. Соңгы елларда районның республикакүләм конкурсларда призлы урыннар алып килүе - Зәйнең матурлана, төзекләнә баруына дәлил. Алга таба да безгә төзек, матур шәһәребез белән горурланып яшәргә язсын, - диде алар һәм бер төркем хезмәткәргә ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, архитектура министрлыгы, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталарын тапшырды, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Бүләкләнүчеләр арасында яшь, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә бар. Бәйрәм дип ул көнне подъезд, урамнар җыештырылмыйча калмады. Киресенчә, шәһәр-бистәләр көлеп торды. Матур кичә район-шәһәр үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшәешебез аларга бәйле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше