Игелек кылып, үзеңнән соң матур эз калдырырлык итеп яшәүгә ни җитә?! Бура-Киртә авылында ил-көнгә тәүфыйклы 5 ир-бала тәр-бияләп үстергән, яшәү рәвешләре белән авылдашларга үрнәк булган Нуриәсма апа белән Илһам абый Сәхәповлар (инде мәрхүмнәр) әнә шундыйлардан иде. Өлкән уллары Мисхәт абый гомер буе шофер, Фоат абый - терлекче (икесе дә мәрхүмнәр),...
Игелек кылып, үзеңнән соң матур эз калдырырлык итеп яшәүгә ни җитә?! Бура-Киртә авылында ил-көнгә тәүфыйклы 5 ир-бала тәр-бияләп үстергән, яшәү рәвешләре белән авылдашларга үрнәк булган Нуриәсма апа белән Илһам абый Сәхәповлар (инде мәрхүмнәр) әнә шундыйлардан иде.
Өлкән уллары Мисхәт абый гомер буе шофер, Фоат абый - терлекче (икесе дә мәрхүмнәр), Риф абый җитәкче урыннарда эшләде, хәзер лаеклы ялда. Рәсим абыйның гомере тракторчы булып эшләп узды.
Кече уллары Нәсим Бура-Киртәдә башлангыч, Бордыда урта белем алгач, укуын Казан химия-технология институтында дәвам итә. 1969-1975 елларда спортның ирекле көрәш төре белән шөгыльләнеп, мастерлыкка кандидат була, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Институтны тәмамлагач, үзе белән бергә укыган Арча кызы Нурсия белән тормыш кора. Аларны юллама белән Донецк шәһәренә эшкә җибәрәләр. 1975-1993 елларда хәрби резина-химик әйберләр җитештерү заводында эшлиләр.
Нәсим хезмәт юлын мастер булып башлый, аннан инженер-техник һәм озак еллар сыйфат буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Ирекле көрәш буенча спорт мастеры исемен ала.
Гаиләдә ике кыз бала үсеп килә һәм туган якларга күчеп кайту теләге уяна. Алар 1993 елда Чаллыга кайтып, "КАМАЗ"га эшкә урнаша. Биредә 6 ел "КАМАЗ"ның цех башлыгы урынбасары булып эшли. Ә 1999 елда үз шәхси предприятиесен оештырып, эш башлый.
Чаллыга кайтканнан соң, Нәсимнең туган ягы - Зәй районы Бура-Киртә авылы, Нурсиянең туган ягы - Арча районы Пошалым авылы, туганнары, авылдашлары белән элемтәләре тагын да ныгый. Эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнәләр, төп йортка, туганнарына һәм туган төбәкләренә даими матди ярдәм күрсәтәләр. Нәсим Арча районының "Иң мәрхәмәтле кияве" дигән исем ала. Бура-Киртә Сабантуйларының даими спонсоры ул. Сабантуй урынын ясаганда ул финанслады.
Төп һөнәре буенча химик булса да, Нәсим үзен бөтенләй көтелмәгән яклардан күрсәтә. Соңгы елларда татар, рус халыкларының тарихын өйрәнә, сәяхәт итә. Шактый материаллар туплап, аларны "Мәдәни җомга" газетасында (1911 ел, сентябрь-октябрь, № 38-41) "Этруск язулары татарча укыла" дигән исем астында бастырып чыгарды. Бу эзләнүләр әле дәвам итә.
Авылдашыбыз Нәсим Сәхаәповка бу көннәрдә 60 яшь тула. Аның алга таба да исән-сау булып, игелекле гамәлләр белән сөендереп торуын телибез.
Авылдашлар исеменнән Индира һәм Әгъләметдин Мархановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев